Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Еллар узгач, сагындырыр әле...

Июнь аеның кояшла матур бер көнендә "Балтач " ял паркы матурлыкка чумды.

Күзләрне камаштырырлык чибәр кызлар, джентльменнарча көяз киенгән егетләр, дулкынланган һәм балалары өчен горурланган әти-әниләр чыгарылыш кичәсенә паркка җыелды.

Мәктәп белән саубуллашып, олы тормышка старт биргән чыгарылыш кичәләре һәркем гомерендә аерым бер урын алып тора. Алар бүгенге көндә мәктәп күләмендә генә үткәрелеп калмыйча район күләмендә чыгарылыш сыйныф укучыларын бергә җыеп, зур тантана итеп үткәрелә башлады.

Быелгысы исә тагын та оешкан төстә үтеп, егет-кызларны тәбрикләргә, олы юлга чыкканда үз хәер-фатыйхаларын бирергә Казан кунаклары - Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы һәм районыбызның яңа кураторы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да кайткан иде.

- Сезнең алдыгызда бормалы тормыш юллары. Уку барышында булган авырлыклар әлеге киңлектәге киртәләр белән чагыштырганда юк та кебек тоелачак. Шулай да ни генә булмасын, сезнең һәрвакыт уңышларга ирешәчәгегезгә, Балтач данын данлап, белем алачагыгызга, киләчәктә хезмәт итәчәгегезгә шигем юк. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Укуда аеруча зур уңышка ирешкән егет-кызларга "Укудагы аерым уңышлары өчен" Рәсәй медале тапшырылды, андыйлар 32 иде.

Республика медаленә исә Норма мәктәбеннән Алмаз Әсадуллин, Бөрбаштан Ләйсән Хәйруллина, Смәел мәктәбеннән Ләйсән Нәкыйпова белән Алия Салихова һәм Балтач урта мәктәбеннән Айгөл Төхвәтуллина лаек булды.

Балтач гимгназиясеннән Илсина Габделганиева һәм Гүзәл Хәйруллина , Норма урта мәктәбеннән Илүзә Мәхмүтовалар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүче буларак бәйрәм сәхнәсенә күтәрелделәр.

Чарада моңлы җырлар да, изге теләкләр дә бик күп яңгырады. Күңелләрендәге хис ташкынын бию аша тапшырган чыгарылыш сыйныфлары да булды. Гомумән, аларның укытучыларына, сыйныфташларына, район җитәкчелегенә әйтер сүзләре күп иде. Олы рәхмәтләр җиткереп, үзләренә багланган өметләрне акларбыз, дип вәгъдә бирделәр.

Ләйсән Хәйруллина, Бөрбаш урта мәктәбе:

-Укытучылар, сыйныфташлардан, 11 ел буе белем алган мәктәптән аерылышу бик авыр. Мөгаллимнәребезнең өйрәтүләре, белемнәре тормышымда һәрвакыт үрнәк булып торачак, очрашып торырбыз, дип ышанам. Һәркемгә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250