«Эшең белән күрекле, үз илеңдә кирәкле бул!»
«Эшең белән күрекле, үз илеңдә кирәкле бул!» Әле кайчан гына мәгънәсен дә аңлап бетермичә яттан сөйләп йөргән шушы сүзләрнең асылына төшенер чак та җиткән.
Замана таләбе хәзер бөтенләй башка: теләгән уку йортыңны, алачак һөнәреңне син инде алдан ук сайлый белергә тиешсең, чөнки бирәчәк имтиханнарың шуңа бәйле. Ә укырга керүгә, яңа сораулар барлыкка килә: «Мин белгечлегем буенча эш таба алырмынмы? Әллә инде, югары белемемне раслаган дипломымны шкаф тартмасына салып куеп, Казан сәүдә үзәкләренең берсенә сатучы яки товарны сортларга аеручы, киемнәргә бәя тагучы булып эшли башлармынмы?» Юк, мин бер хезмәтне дә хурламыйм, ул урында да эшчеләр кирәк. Ләкин бит мин югары уку йортында бу юнәлеш буенча укымадым. Моңа кем гаепле соң? Үземме, әти-әниме, мәктәпме?
Мин 11 ел белем алган Балтач урта мәктәбендә һөнәр сайлауга дөрес юнәлеш бирү максатыннан төрле чаралар үткәрелә иде. Без психологлар белән дә, төрле уку йортлары вәкилләре белән дә, төрле һөнәр ияләре белән дә даими очрашып тора идек. Хәтерлим, безнең районга бик тә кирәкле һөнәрләрне мәшгульлек үзәге белгечләре белән очрашкач белгән идек.
Шуңа игътибар итәргә кирәк, 4-5 ел элек әйтелгәннәр бүген дә актуаль. «Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә югары белемле мал табиблары, агроном, зоотехниклар җитешми. Яңа технологияләр белән идарә итә белүче механизаторлар, токарьлар, электр, газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелеш тармагына инженер-төзүчеләр кирәк. Югары белемле табибларга, баш бухгалтерларга да ихтыяҗ зур. Икътисадчы, юристлар күп, ләкин аларның квалификацияләре түбән», – дигәннәр иде безгә.
Ул вакытта миңа да «Ник журналистлыкка барасың, эш таба алырсыңмы?», – диделәр, әмма мин бер дә шикләнмәдем һәм ялгышмадым: журналистларга, бигрәк тә яшь татар журналистларына бүгенге көндә кытлык. Чыннан да, кайбер өлкәләрдә эшләргә кеше юк, ә яшьләр анда тартылмый. Минемчә, кызыксындыру чарасыннан максатчан килешү булса (целевое направление), бу өлкәләргә дә эшче яшьләребез кайтыр иде. Бүгенге көндә безнең районнан 54 бала 8 төрле уку йортында максатчан белем ала. Бу килешүләр урта һөнәри белем бирү оешмалары белән дә, шул исәптән Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалы белән дә төзелә. Бүгенге көндә 34 килешү төзелгән. Чынлап та, күп укучыларыбыз 9 нчы сыйныфлардан әнә шул һөнәри белем оешмаларына китә бит. Максатчан килешүдә катнашкан яшьләргә гадәти стипендиядән берничә тапкыр күбрәк стипендия түләнә, уку йортының тулай торагы булмаса, фатирда тору өчен компенсация исәпләнелә. Егет яки кыз укуны тәмамлап, белгечлек алгач, алдан билгеләнгән оешмага эшкә килә, уку дәверендә практиканы да шунда уза. Яшьләр өчен менә дигән кызыксындыру чарасы бит бу.
Укып бетереп эшкә урнаша башлагач, яшь белгеч тагын бер проблема белән очраша. Оешмага, гадәттә, белеме генә түгел, тәҗрибәсе дә булган белгеч кирәк икән. Яңа укып бетергән белгеч тәҗрибәне каян тупларга тиеш соң? Җавап гади: уку еллары дәверендә. Безнең районда исә укучылар, яшүсмерләр ел да җәй айларында эшкә алына. Мәсәлән, узган җәйдә генә дә 384 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Бу Балтачыбыз өчен бик зур саннар. Без, яшьләрне, тиешле килешүләр аша эш урыны белән тәэмин итү – ике якка да отышлы. Студентлар киләчәктә үзләренең нинди хезмәт башкарачакларын күреп, ныгып үсәрләр иде, ә эш бирүчеләр исә киләчәктә үзләренә кайсы эшче кирәклеген күреп, аңлап калырлар иде. Әлбәттә, яшьләрне үз төбәкләрендә кирәкле итеп санау бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу очракта без, яшьләр, киләчәктә үз районыбызның данын күтәрер өчен көчебезне сарыф итәргә әзер.
Мәктәп бусагасыннан хезмәт тәрбиясе милли тәрбия белән үрелеп бара, чөнки балага милли тәрбия бирүдә хезмәт тәрбиясе бик зур роль уйный. Иң элек милләткә, үз җирлегеңә хезмәт итәргә өйрәнү, хезмәтне ярату өчен районыбызда бик күп эш алып барыла. Мәсәлән, аграр университет белән берлектә 9 мәктәптә уңышлы гына эшләп килүче аграр һәм 2 оешмада кооператив сыйныфлар кечкенәдән үк хезмәтнең тәмен күрә белүгә, аның җир-ананың туендыручысы икәнен аңлатуга юнәлдерелгән. Кече эшмәкәрлеккә өйрәтү, ландшафт дизайны, агрономия, механизация, кортчылык, урман белгечлеге буенча матур гына, иң мөһиме нәтиҗәле эшләп килүче сыйныфлар алар. Укучыларыбызның милли ризыклар аша җитештергәнне урнаштыра белергә өйрәнүләрен, милли киемнәр тегеп үзаңнарын яктыртуларын күреп, районыбызның киләчәк буыны өчен сөенәм мин.
Районыбызда соңгы елларда күтәрелгән һәм мин сайлаган һөнәр белән турыдан-туры бәйле булган тагын бер мәсьәләгә тукталып китәсем килә. Ул да булса, туган телебезгә мөнәсәбәт. Туган телебезне саклауда мәктәбебезнең, район мәгарифенең роленә тукталсак, мин үз районыбызда, мәктәбемдә моңа тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтелә дип уйлыйм. Без туган телебездә әти-әниләребез, дусларыбыз белән иркен аралаштык, төрле бәйрәмнәр, чаралар бездә ике телдә дә тигез дәрәҗәдә узды.
Мин кечерәк сыйныфларда укыганда ук төрле иншалар язарга, сәнгатьле сөйләргә бик ярата идем, укытучым, минем бу сыйфатларымны күреп алып, төрле бәйгеләргә, фәнни конференцияләргә катнашырга әйди иде. Югары сыйныфларда инде мин гуманитар юнәлешне сайладым һәм ялгышмадым дип уйлыйм. 2016-2017 уку елларында Казан шәһәрендә беренче тапкыр дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендә олимпиаданың региональ этабы үткәрелде. Бу олимпиадада 10-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнашты. Без Балтач урта мәктәбеннән 4 укучы призер булдык. Мин, региональ этапның призеры буларак, 10 кешедән торган Татарстан командасы составына сайландым һәм, Мәскәү шәһәрендә олимпиаданың йомгаклау этабында катнашып, көмеш призер булдым. Бу уңышларым миңа үзем сайлаган уку йортына керергә тагын бер этәргеч булды. Татар телен, туган телемне яратмасам, булачак һөнәремне татар теле белән бәйләр идеммени?
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла, ә телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Шушы шартларны башкарган вакытта без, һичшиксез, телебезне югалтмабыз.
Районыбызда, республикабызда үз дәрәҗәсен яулый алган, 89 еллык тәҗрибәгә ия булган «Хезмәт» газетасы мине югары белем турында дипломсыз да, өченче ел практика үтәргә килгән җирдән, һөнәргә өйрәтергә алынды. Мин бүгенге көндә районыбыз редакциясендә журналист та, SMM-белгеч тә, фото һәм видеога төшерүче дә. Шул ук вакытта Казан федераль университетның милли журналистика факультеты студенты да. Мин татар телендә белем алам, эш урынымда татар телендә иҗат итәм. Туган телем – татар теле мине белемле һәм эшле итте һәм бүгенге көндә дә итә бирә. Һәм мин үз телемне, үз төбәгемне, аның иң зур байлыгы булган кешеләрен дөнья күләмендә танытуга зур көч куярмын дип ышандырып калам. Әлеге сүзләрем туган теле, туган халкы, үз милләте өчен җан атып торган һәр кешегә, бигрәк тә бүгенге көндә бик аяныч хәлдә калган туган тел укытучыларына тагын бер этәргеч булып торсын иде: сез безгә кирәк! Сез яшьләргә кирәк! Татар – татар телен, мари – мари телен, удмурт – удмурт телен, чуваш – чуваш телен, мордва – мордва телен сакламаса, кем саклар? Без, татарлар, татар телендә аралашмасак, кем аралашыр?
Үз йөзебезне бетерүгә, булган бөтен байлыгыбызны юк итүгә, милләтләрне берләштерүгә юл куймыйк. Мине туган телем ашата, эшләтә, яшәтә. Мин – татар баласы, димәк, мин булганда татарлык бетмәячәк. Һәр милләт кадерле, һәр милләт вәкиле үз урынында кирәк. Шуны истә тотып, бергә булсак, бердәм булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев