Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый – "Карадуганда – “Голос” конкурсы оештырганнар..." язмасына кайтаваз

«Созвездие - Йолдызлык» бәйгесендә биючеләребезнең республикада, шулай ук чит төбәкләрдә сокландыргыч чыгыш ясаган вакытта, җыр һәм алып баручы номинацияләрендә уңышларыбыз әле мактанырлык булмаганлыктан, район мәгариф идарәсе «Национальный голос - дети» дигән проектын оештырырга алынды.

Максатыбыз - иң күркәм тавыш иясен эзләп табып, аны белгечләр ярдәме белән чарлап, район һәм республика сәхнәсенә чыгару мөмкинлеген тудыру иде. Мәктәп туры узганнан соң, районыбызда сайлап алу этаплары булып узды. Аларны үткәрүдә мәгариф идарәсе белгечләрне, шул исәптән Казанда эшләүче вокал буенча белемле якташларыбызны тартырга тырышты.
Катнашучылар дөрестән дә күп булды: барысы 100дән артык бала. Моңа без, һичшиксез, сөендек. Ләкин беренче тапкыр оештырылганлыктан, килеп җитмәгән яклар да булгандыр, моны инкарь итмибез. Мәктәптә сайлап алу турларын үткәрүдә дә җаваплылык аз булды дип бәяләп була. Районыбызның бу юнәлештә эшли торган оешмалары белән бергәләп эшләү дә җитмәде кебек. Алдагы бәйгеләрдә бу кимчелекләр булмас, дип ышандыра алабыз.
Кемдер балаларга вокал, нәфис сөйләм буенча сценарий төзү, алып бару юнәлешендә ярдәм итәргә теләге булса, без аңа да каршы килмибез. Чөнки һәр эшне бергә эшләгәндә генә күркәм уңышка ирешергә мөмкинлеген яхшы аңлыйбыз. Ә бәя бирү читтән карап торганда гына җиңел. Эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый. Нәтиҗәләрне соңрак ясасак, дөрес булмасмы икән.
Ә без үз чиратыбызда 18нче декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Агыла моң, сарыла моң» исемле шушы балалар катнашында булачак концертка тамашачыны көтеп калабыз.
Фото:http://informk.ru/2-milliona-rublej-i-1-750-talantov/
Карадуганда - "Голос" конкурсы оештырганнар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250