Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Файдалы сәяхәт

Күпчелек кешенең үз районыбызда булса да аэродромны күргәне булмаган. Монда шуның кадәр самолёт барлыгын да белмәгәнбез. Балалар белән үзебезне ачык һавадагы музейда йөргән кебек хис иттек.

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән халык мәкале бик урынлы әйтелә. Балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру эше бакчабызда күптән алып барыла. Һәр торкемдә балаларны үз эшенең остасы булган кешеләр белән күп кенә очрашулар үткәрдек, аларның эш урыннарында булып файдалы, кызыклы мәгълүмат тупладык.

Әти-әниләр җыелышында балалар белән бергәләп аэродромга сәяхәткә бару турында сүз чыккач, фикеребезне бик хуплап каршы алдылар. Аэродром җитәкчелеге белән килешүне әтиләрдән Гиматов Айдар үз өстенә алды.

Һәм менә ул октябрнең балалар зур түземсезлек белән көткән көне килеп җитте. Ул көнне көне буе сүз шул хакта гына булды кебек. 17 бала, һәркайсының әти-әнисе, тәрбияче апалары белән бергә төштән соң аэродромга килеп җиттек. Анда безне якты йөз белән Вәлиуллин Шамил Әхтәмович каршы алды. Ул озак еллардан бирле Казан авиация-спорт клубында очучы-инструктор булып эшли.

Күпчелек кешенең үз районыбызда булса да аэродромны күргәне булмаган. Монда шуның кадәр самолёт барлыгын да белмәгәнбез. Балалар белән үзебезне ачык һавадагы музейда йөргән кебек хис иттек. Самолётлар бер-берсенә ошаган күк тисәләр дә,һәркайсының үз тарихы бар икән. Алар белән безне үз эшенең чын остасы булган Шамил Әхтәмович чын күңелдән аңлаешлы итеп сөйләп таныштырды, балаларның, әти-әниләрнең кызыклы сорауларына җавап бирде.

Шулай итеп очучы һөнәре, аның кызыклы һәм авыр яклары турында белеп, планерны ничек һавага күтәрүләрен үз күзләре белән күреп, балалар очучы абый белән фотоларга төшеп кайттылар. Балаларны сөендереп, шундый кызыклы да, файдалы да очрашу оештырырга ярдәм иткән Гиматов Айдарга, аэродром җитәкчелегенә һәм әлбәттә тәрбиячеләр киңәшен тыңлап, балаларга онытылмас сәяхәт бүләк иткән әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Бәлки нәкъ менә шушы сәяхәт этәргеч биреп, бүгенге малайларыбыз арасыннан язмышын зәңгәр күк белән бәйләргә теләүче табылыр. Киләчәктә дә безне төрле һөнәр ияләре белән кызыклы очрашулар, файдалы сәяхәтләр көтә дигән ышанычта калабыз. Әлбәттә әти-әниләребез белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә матур хыялларыбыз тормышка ашар, ышанычыбыз акланыр.

 

Гарипова Дилә Сәлимҗановна,

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган бакчасы