Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Файдалы очрашу

Карадуган балалар бакчасында «ТР мәгарифенең 2011-2015нче елга үсеш рамкасы кысаларында рус теленә өйрәтүгә яңача якын килү» дигән темага багышланган семинар үткәрелде.

Семинарда районның барлык бакча мөдирләре, тәрбиячеләр, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова, бүлек мето­дисты Гөлнара Нотфул лина һәм Дәрбишләр бистәсендә урнашкан балалар бакчасының рус теле тәрбияче­се Гөлсинә Закирова, Казан шәһәренең 1нче номерлы педагогика көллиятенең укыту бүлеге мөдире Сәбилә Гаффарова. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлеге җитәкчесе Гөлнур Манюрова катнашты.

Семинарда яңа федераль таләпләргә таянып язылачак программа, методик кулланмалар, күрсәтмә әсбап­лар, аудио-видео язмалар төзү буенча фикер алышынды. Бу эшләр буенча Карадуган балалар бакчасы Мәгариф һәм фән министрлыгының иҗади-фәнни төркеменә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев