Фликерларны күпме таксаң да артык түгел (+фоторепортаж)
Бистәнең икенче номерлы балалар бакчасында үткән чара балаларны юл йөрү кагыйдәләренә тагын да ныграк төшендерүгә юнәлдерелде
Бистәнең икенче номерлы балалар бакчасында үткән чара балаларны юл йөрү кагыйдәләренә тагын да ныграк төшендерүгә юнәлдерелде. Һәм дә Балтач юл хәрәкәте иминлеге оешмасы җитәкчесе Лилия Һадиеваны бу юнәлештәге эшчәнлек белән таныштыру да иде максатлары.
Эчтәлекле чара күңелле генә башлангыч алып, фликер такмаган бер малай-шалайның (әлеге рольне тәрбияче Ләйсирә апалары башкарды) шуклыгыннан, яктырткыч кайтаргыч элементларның төрләре белән таныштырудан башланды, балалар сорауларга да, нәни генә булсалар да, уйлап җавап бирде, зуррак төркем балалары тамаша кылучыга элементлар таккан киемнәр тәкъдим итте. Кайбер балаларның әти-әниләре үзләре дә шигырьләр иҗат иткәннәр, уллары-кызлары күңелле иттереп сөйләп тә күрсәттеләр.
Балаларның үзен шулай хәзерлекле каршылаулары Лилия апаларына бик ошады, үз чыгышында яктырткыч кайтаргыч элементларның һәм дә утыргычларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген тәрбиячеләрдән кала ул да аңлатып үтте.
– Беркөн шулай тар урамнан төшеп барам, кичкырын, караңгы. Шулчак юл аркылы бер кара шәүлә үтте. Кап-карадан киенгән укучы малай булып чыкты ул. Кименең бер җирендә дә яктылык элементлары юк. Менә аны шофер кеше ничек абайласын инде... Юлларда җәяүлеләр белән күңелсезлекләр булып тора, арада балалар да бар. Әнә, Чепьяда сезнең шикелле бер бала машина юлына йөгереп чыгып, тәгәрмәч астына керә язды. Менә бүген (10 ноябрь) уналты яшьлек җәяүле бала һәлакәткә дучар булды. Шуңа күрә, балалар, әти-әниләрегезне тыңлагыз, тәрбияче апаларыгыз кушканны үтәгез, юлларда берүзегез генә йөрмәгез. Аннан кемнең янып торган смайликлары, фликерлары юк, өйдәгеләрегезгә әйтегез, тиз арада булдырып, киемегезнең алдына да, артына да тагып куйсыннар, фликерларны күпме таксаң да артык түгел, иң мөһиме, шоферлар күрерлек булсын.
Лилия ханымның әти-әниләргә дә әйтер сүзе бар иде, чөнки биредә алар да күпләп катнашты.
“Балаларны махсус урындыкларсыз йөртмәгез, – диде ул. – Урындык һәлакәтне булдырмый калмый, әмма һәлакәткә юлыкканда баланы саклап кала”.
Юмарт апа күп итеп наклейкалы китаплар, блокнотлар алып килгән, чарада катнашкан һәр бала бүләк алуга иреште.
Фликерлар балаларга гына түгел, әти-әниләргә тагарга да киңәш ителә. Юлларда исән-имин йөрик, балаларыбызны саклыйк, шоферлар җәяүлегә, җәүле шоферларга карата игътирамлы һәм игътибарлы булсын иде.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев