Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фәнис Яруллин... Фәнис Миннемуллин - әллә язмышлар кабатлана

Уку башланырга бер ай кала аяклары авырта башлый, температурасы күтәрелә. Фәнис абыйның барлык хыяллары челпәрәмә килә. Бер-бер артлы операцияләр, айлар буе кыймылдамыйча урын өстендә яту...

«Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, тамырларына ана сөте белән кереп таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр...»
Язучы Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен Фәнис абый Миңнемуллинга карата да әйтеп булыр иде. 17 яшьлек егет 13 операция кичергән, язмыш сынауларына бирешмичә, бу тормышта үз юлын тапкан.
Табигатьнең яшеллеккә төренеп, инде чәчәккә күмелгән мәлендә Раиф абый белән Гөлфинә апа гаиләсендә икенче бала булып, малай аваз сала. Әби-бабайны, әти-әнине шатландырып, бик тиз тәпи китә. Нәни малай абыйсы Рәдифкә ияреп, кайларга гына менми дә, нәрсәләрдән сикерми. Хәрәкәтчән, тупырдык малай яшьтәшләреннән бер генә дә калышмый. Балалар бакчасына йөргәндә аннан да хәрәкәтчән,тиктормас малай булмый. Концертлар, бәйрәмнәр вакытында сәхнәдә тыпырдап биюче, футбол уйнаганда туп артыннан беренче йөгерүче - Фәнис абый була.
Фәнис абый, башка балалар шикелле, түземсезлек белән мәктәпкә баруын көтә. Анда абыйсы шикелле “4” һәм “5” билгеләре алып укуы, төрле конкурс һәм бәйгеләрдә җиңү теләге белән яна.
Тик... Уку башланырга бер ай кала аяклары авырта башлый, температурасы күтәрелә. Фәнис абыйның барлык хыяллары челпәрәмә килә. Бер-бер артлы операцияләр, айлар буе кыймылдамыйча урын өстендә яту. Фәнис абый үзенең иптәшләре белән 1нче сыйныфка укырга баруын, анда беренче укытучысы Тәнзилә апасының аны ничек каршы алуын, әле кичә булган кебек хәтерли. Чөнки мәктәпкә бару, анда уку турында ул ничек хыялланды?! Яңа гына беренче хәрефләрен танырга өйрәнгәндә, октябрь аенда Фәнис абыйга беренче операцияне ясап, “Елизарев” аппараты куялар. Шуннан соң бер-бер артлы 13 операция кичерергә туры килә. Ләкин укуга, спортка булган мәхәббәте сүнми.
Ул урында яткан килеш иптәшләреннән калышмыйча укырга, язарга өйрәнә. Фәнис абый турында туган авылында укыткан укытучылары менә нәрсәләр дип сөйлиләр: "Берничә еллар Фәнисне өй шартларында укытырга туры килде. Операциядән соң бик авыр булды. Фәнисебез ятып кына торды. Фәнис Яруллин, Фәнис Миннемуллин - әллә язмышлар кабатлана инде, дип тә уйлап куйган вакытлар булды. Ул сызланам, авыртам дип бер дә зарланмады. Укырга, күп белергә тырышты. Мәктәптәге иптәшләренең, укытучыларның хәлләрен сорашты, яңалыклардан читтә калмады. Ел саен диярлек операцияләр кабатланды. Авырлыклар артта калды, төшенкелеккә бирелмәде Фәнис. Безне ятып түгел, басып каршы ала башлады. Соңыннан капка төбенә кадәр озатырга чыкты. Әти-әнисенең, табибларның, туганнарының тырышлыгы, үзенең үҗәтлеге аңа аякка басарга булышты. Хәзер ул безнең горурлыгыбыз. Фәнис - Россия чемпионы, Алан авылының спорт мастерына кандидаты гына түгел, ә бүгенге көн батыры" - диләр аның турында. IХсыйныфка кадәр ул өйдә укый. Һава торышының бозылган көннәрендә аягының авыртуы тагын да көчәя, башны урыннан күтәрәсе килмәгән көннәре дә күп була. Кечкенә бала булса да ул үзендә ихтыяр көче таба, тырышып укый.
Унөченче операциядән соң Фәнис абый костель таяклар белән йөри башлый. Мәктәпкә килү, иптәшләре белән бергә укыйсы килү анда шулкадәр көчле була, IX сыйныфны өйдә укып түгел, ә мәктәптә, иптәшләре белән укып тәмамлый. Берәү булса, аякларны сылтау итеп, өйдә, җиңел юл белән имтиханнарны бирүне сайлар иде. Ә Фәнис абый юк. Ул нәкъ иптәшләре белән, бөтен шартларына туры китереп, имтиханнарны биреп чыга. Алай гына түгел, бер үк вакытта спорт белән дә шөгыльләнә. Компьютер алдында утырырга, телефон белән уйнарга булыр иде, югыйсә. Ул Сабантуйларда үзе кебек малайларның кул көрәштергәннәрен күреп, кызыгып карап тора һәм уйламаганда үзе дә ярышларда катнаша. Менә беренче җиңүләр... Сабантуйдагы җиңүләр аны бер-бер артлы зур күләмдәге ярышларга һәм җиңүләргә китерә. Фәнис абыйда үзенә ышаныч, беләгендә көч арта.
- Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм иткәндер, - ди Фәнис абый бүген. Беренче тапкыр 2017 елны Яңгул авылында 2000-2004 нче елгы укучылар арасындагы бәйгедә III урын, Пыжмарада үткән ярышта

2000-2002 нче елгы яшүсмерләр арасында кабат III урын. Аның сәләтен, тырышлыгын күреп, Фагыйль абыйсы зуррак ярышларга чакыра. Шул ук елны Мәскәүдә үткән ярышларда Фәнис абый I урынны ала һәм Польшага Россия данын якларга юллама ала. Анда ул II урында кала. 2017 елның сентябрь аенда Венгриянең Будапешт шәһәреннән үзенең чираттагы җиңүе белән кайта.
Быелгы ел да Фәнис абый өчен уңышлы башланды. Февраль аенда Мәскәүдә үткән ярышта ике кул белән дә III урынны яулады. Март аенда аңа спорт мастерлыгына кандидат (КМС) исеме бирелде.
- Бу уңышларымда тренерларым Әлфия Зыятдинова, Фагыйль Гайнетдинов нык ярдәм итәләр, - ди Фәнис абый . Бу җиңүләргә ул үзенең тырышлыгы, әти-әнисенең, туганнарының кайгыртуы һәм ярдәме, дусларының, классташларының теләктәшлеге белән килде. Ул мин кешедән ким дип, өендә кешедән ярдәм көтеп ятмый. Киресенчә алга ыргылып, үзе артыннан иптәшләрен әйди.
Бүген ул армреслинг буенча Россия чемпионы, Европа, дөнья күләмендә призлы урыннар яулаган. Бу әле җиңүләренең башы гына. Аның кебекләрне батыр дими кем дисең?

Рәлинә Хәбибуллина
Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 3 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев