Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәфидә белән Раян жюрины шаккатырган?

Балтач урта мәктәбе укучылары Рәфидә Галләмова белән Раян Ибраһимов "Чыганакларга сәяхәт - 2020" XI республика конкурсында "Иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты" номинациясендә 1 урынны яуладылар.

Конкурсны Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты уздырды. Рәфиидә белән Раян конкурста "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты" проекты белән катнаштылар. Алар проект кысаларында туган авыллары тарихын яздылар һәм район буенча маршрут төзеделәр. Укучыларны конкурска җитәкчеләре Римма Бариева белән Алисә Галләмова әзерләде.

Район буенча тәкъдим ителгән маршрут жюри тарафыннан югары бәя алды. Укучыларның үз авыллары, аның истәлекле урыннары турында мавыктыргыч итеп сөйләүләре югары бәяләнде.

Гүзәл табигатьле балтач районы буенча сәяхәт "Ватан сакчылары паркы"нда башланды. Фәридә белән Раян паркның барлыкка килү тарихын, нинди экспонатлар нинди елларда китерелүен тулы фотоотчетта тәкъдим иттеләр.

2 тукталыш. Ива мебель фабрикасы, анда предприятиенең бөтен эшен һәм эшләнмәләрне сурәтләделәр.

3 тукталыш. Бөрбаш авылы. "Мөселман балалар Сабантуе" дип аталган чараның тарихын, ничек уздырылуын, анда мәртәбәле кунакларның катнашуын, Президентның килүен әйттеләр. Шулай ук балалар Бөрбашта булып, чишмәләр буйлап йөрергә тәкъдим иттелә, чөнки Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне чишмәләргә бик бай.

4 тукталыш. Балтачның Каракүле. Күл турындагы тарих һәм легендалар хакында да бик кызыклы итеп сөйләделәр. Аннан соң “Сабантуй” ял паркына тукталдылар.

Район буенча маршрут "Ватан сакчылары” паркында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге