Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фәймә Зәкиева: "Искиткеч матур бәйрәмдә булдык!" (+фото)

Безнең Куныр урта мәктәбендә күп еллар инде ел саен мәктәпне тәмамлаучы элекке укучылар белән очрашулар үткәрелеп килә. Менә быел да шул очрашуның 26нчы февральдә чираттагысы узды. Бу бәйрәмгә билгеле инде, ветеран укытучылар да чакырыла.

Бу очрашу һәркем күңелендә әйтеп бетермәслек матур хисләр уятты. 10нчы, 11нче сыйныф укучылары очрашуга гаҗәеп концерт әзерләгәннәр. Аларның сыйныф җитәкчеләре Саттарова Әнисә, Хәйретдинова Альфералар балаларны әзерләүгә күп көч куйганнар. Концерт киемнәре мәктәпнең үзенеке икәнен белгәч, тагын бер шаккаттык. Ә очрашуга килгән элеккеге укучылар, укытучыларны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. Соңыннан ветеран укытучыларны чәй өстәленә чакырдылар.

 Шулай итеп, кырык эшләрен кырык якка ташлап, искеткеч матур бәйрәм әзерләгәннәре өчен мәктәп дирекциясенә, мәктәп коллективына рәхмәтнең иң зурысы.

Әле икенче елын гына мәктәп директоры булып эшләүче Билсур Илсуровичка Куныр урта мәктәбенең данын төшермәс өчен, бөтен көчен куеп эшләгәненә, ачык йөзле, тәмле телле булганына аерым рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп, матур тәэсирләр белән таралдык.

Фәймә Зәкиева,

ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев