Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гадәти булмаган әти-әниләр җыелышы кайда узган?(+фоторепортаж)

Бистәбезнең 5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасында гади булмаган җыелыш үтте

Әйе, гади булмаган җыелыш үткәрдек без ,бистәбезнең 5 номерлы Сөенеч балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр. Әйе,гәдәти эш тәртибе, көндәлек режим, җыелышлар ничектер туйдыра башлады шикелле. Ел ахырында уздырыласы җыелышыбызны әти-әниләр өчен кызыклы, гәдәти булмаган типта уздырырга булдык. Атна буена бүлеп һәрбер төркем баласы: нәниләрдән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә балалары, үзләренең әти-әниләрен, якыннарын бакчабызга җыеп ачык шөгылләрдә үзләренең белем дәрәҗәсен күрсәттеләр. Аннары әти-әниләрне һәрбер төркем тәрбиячеләре җыеп төрле тематика буенча, кызык, мавыктыргыч чаралар кулланып җыелыш уздырдылар.

Мин Шакирова Гөлназ Рафис кызы , чарамның беренче өлешендә , үземнең- уртанчылар төркеме балалары белән : “Юл йөрү кагыйдәләре яки ут кайтаргыч элементлар баланың тормышын саклап кала ала ”дип исемләнгән ,ә минем напарницам Вилданова Ландыш Рашат кызы Интегралләштергән ачык шөгылләр күрсәттек. Коррекцион төркемгә йөрүче нәниләребез дә сынатмадылар ,логопед- Гарапшина Индира Рамил кызы белән менә дигән ачык чара тәгъдим иттеләр, әти – әниләр бик теләп карадылар һәм бик күтәренке кәеф белән бер-берсе белән алган шатлыклары белән бүлештеләр. Әти-әниләр үз балаларын, шөгылләрдә күреп, алар белән бергә катнашып, уйнап, белемнәре белән бүлешеп бик кәнагәть булып калдылар, алда да эш дәверендә- уку елында, тагын киләсе һәм катнашасы килүләрен белгерттеләр. Жыелышыбызның икенче өлеше гомуми өлештән торды , ин элек җыелышны, мөдиребез Асхатдинова Гөлнара Мухаметовна ачты, кирәкле мәгълүмәтләр җиткерде. Дәвам итеп мин Шакирова Г.Р сүз тоттым , үз белемемне күтәрү “Бала тормышында уенның әһәмияте, ФГОС сферасы буенча” дип исемләнгән презентация карадык, төркемдәге уен тормышы белән таныштык. Әти-әниләрдән кызыклы, мавыктыргыч сорауларга уен формасында сорау-җавап оештырдым. “Балагызның тормышында уенның роле һәм әһәмияте” дип исемләнгән анкетированияныда читтә калдырмадым, әти -әниләрне катнаштырдым. Ә иң кызыгы ,әти-әниләргә, рәсем ясаттым :”Балагыз нинди уенчык ярата?” дип исемләнгән иде ул . Ә балалар белән алдан әзерлек эше уздырдым: алар үзләре яраткан уенчыкларын ясадылар. Ни гәҗәп ,әти-әниләрнең 95% дөрес җавап биргәннәр –дөрес рәсем-җавап ясаганнар иде. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: әти-әниләр үз баласы белән ,димәк, шөгылләнә, аңа үз сабыйсының тормышы кызыклы. Баланың уйныйсы уенчыгы да нәниләребезнең тормышында, үсешендә, сөйләмне тирәнәйтуләрендә бик мөхим урын алуын онытмасак иде һәм әти –әниләрнең, бу балачакның әһәмиятле төшенчәсенә битараф түгеллеген ачыкладым. Нигә шулай эшләдем дисезме, чөнки хәзерге “Ноу хау” тормышыбызда уенның бала тормышында кирәклеге калмады. Уеннарны :телефон, планшет, компьтер һәм башка әйберләр алмаштырды, бик кызганычка каршы. Ә бит уен аша бала: сөйләшергә, диалог төзергә, дуслары белән аралашырга, оялучанлыгын җиңәргә , күңел ачырга, ял итергә өйрәнә. Җыемыбызны дәвам итеп Вилданова Ландыш Рашат кызы “Балаларның тормыш иминлегендә әти-әнинең, бакчаның роле” дип исемләнгән чыгыш ясады. Балаларның тормыш иминлеге саклый белү һәм аңа өйрәнү бакчабызның да шул рәттән әти-әниләрнең дә төп бурычы икәнен онытмасак иде. Бәлә- каза гына булгач искә төшермәсәк, ә һәр көнне аз күләмдә, әмма балага сеңдерерлек итеп өйрәтү эшләре алып барсак иде. Тагын бер кызыклы һәм файдалы чарабызның бер әһәмиятле чыгышын логопед Гарапшина Индира Рамил кызы тәгъдим итте. Ул үз чиратында әти-әниләргә “Бала тормышында үстерелешле уеннарның әһәмияте” дигән чыгыш ясады, ә иң кулае шул булды, бу үстерелешле уеннарны әти-әниләр үз куллары белән өйдә кул астында булган җиһазлардан ясалганы иде. Үстерелешле уеннар : баланың логик фикерләүен, игътибарларын, хәтерләрен, сөйләм телләрен үстерә, ныгыта һәм баета.Чаралардан тыш җыелышта кирәкле, төркем тормышына кагылган сорауларга җавап бирелде һәм җыелыш тәмамланды. Гәдәти булмаган җыеныбыз бик дус, тату, актив атмосферада узды. Миндә тәрбияче буларак кәнәгатъ калдым әти-әниләрдән белем капчыкларын баетып, кызыксындырган сорауларына җавап алып бик оптимистик кәеф белән саубуллашып таралыштылар. Әйе , бик уңышлы булды бу көн, өч куянны бергә аттым дияргә була: балалар белән шөгыль күрсәттек, тәрбиячеләр алтынга тиң белемнәр бирделәр әти-әниләргә, бик бай тематик җыелыш уздырдым. Әти-әниләр бакча тормышында, төркем һәм балаларының көнкүрешендә бердәм булса гына уңайлы, үргә менә торган дәрәҗәләргә ирешеп була. Ә безнең 5 нче номерлы бакчабызда без нәк шулай яшибез дә Аллага шокер.


 

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шакирова Гөлназ Рафис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыелыш