Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гаилә - тормыш нигезе

Куныр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Гаилә - тормыш нигезе" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәргән.

1 март көнне Куныр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне, якынлашып килүче 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә - тормыш нигезе" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр.

Чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Балалар сыйныф җитәкчеләре Рамил Хәйретдинович белән берлектә бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр.

Кичә матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз осталары чыгышлары белән җанлы үрелеп барды. Әти- әниләрнең барысы да чыгышларга сокланып утырдылар. Кичәнең иң күңеллесе - әтиләр һәм әниләрнең үзара көч сынашулары. Алар "Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әниләр", "Бәби төрү һәм җыр көйләп йоклату', "Оста пешекче", "Оста кагучы" һәм башка күп төрле бәйгеләрдә җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.

Бәйрәм ахырында һәр гаилә диплом белән бүләкләнде, бергәләп фотога төштеләр.

Рамил Нәҗипов

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме 23 февраль 8 март Куныр мәктәбе