Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гасыр кичкән мәктәп

Норма урта мәктәбе коллективы күптән түгел зурлап мәктәпнең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Мәктәптә башланган бәйрәмнең тантаналы өлеше Норма мәдәният йортында дәвам итте.

Сәгать телләрен артка күчереп...

Норма, Кариле авылы халкы элек-электән мәгърифәткә омтылган. Мәгърифәтнең чишмә башы булып мәчет-мәдрәсәләр торган. ХХ гасыр башында Кариледә бер, Нормада ике мәчет һәм алар каршында мәдрәсәләр булган. Мәдрәсәләрдә дин белеме белән беррәттән дөньяви гыйлем дә бирелүе мәгълүм.

Архив документлары буенча беренче баскыч мәктәпләр Нормада 1908, Кариледә 1912 елларда ачылган. Бу мәктәпләр мәчет каршында булып, документларга “Приходская школа” дип теркәлгән. 1917 елда Нормада беренче Совет мәктәбе эшли башлый. Норма мәктәбенең яше нәкъ менә шушы елдан санала. Ул бер этажлы, өч бүлмәле агач йортта урнашкан. Махсус төзелмәгән, ә бары шуңа җайлаштырылган гына була. Мәктәпнең беренче укытучысы һәм мөдире Норма авылының указлы муллалары нәселеннән Мөхәммәтшәрифнең төпчек улы Шәрипов Габдрахман була. Габдрахман укымышлы, тирән белемле, төпле фикерле булуы белән беррәттән, бик дини кеше дә булган. Шәриповлар укытучылар династиясенең вәкилләре әле бүген дә Норма мәктәбендә укыта. Бәйрәм тантанасында аларны күрергә мөмкин иде.

Кариле авылында Совет мәктәбе 1919 елның көзендә ачыла. Кариле мәктәбенең беренче укытучысы Шакиров Хәкимҗан Шакир улы. 1922 елга кадәр Кариле мәктәбе мөдире. Укытучы Шакировлар династиясенә нигез салучы ул.

Норма мәктәбендә 1920 елда эшләгән укытучы Мөэминова Мәгъмүрә, хезмәт юлын Сосна, Балтач мәктәпләрендә дәвам итеп, ике тапкыр ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлана, Ленин ордены кавалеры була. Аның кызы, гомер буе роно инспекторы булып эшләгән Клара Фәйзрахманова.

1922 ел – большевиклар үзләренә алмаш әзерләүне бурыч итеп куялар. Безнең якта беренче пионер отрядлары 1924 нче елда барлыкка килә. Аларны Нормада Габдрахманов Закирҗан, Кариледә Сөләйманов Габдрахман оештыра. Бу чорда пионер галстугы тагу үзе зур батырлык була. Иң беренче булып пионерга кергән кыю йөрәкле балалар – Гөлсем Вәлиуллина, Нургаян Ризванов, Шакир Йосыпов.

Мөгаллимнәр – үзе бер тарих

Бу елларда Норма мәктәбендә укыткан мөгаллимнәр: Самигуллин Мәлик, Хабибуллин Гайфи, Мөхәммәтшина Әнвәр, Садыйков Мөнир, Ефремов Никифор, Хәлимов Әхәт, Вәлиев Мөбәрәк, Мөхәммәдиева Рәшидә һәм Кариле мәктәбендә укыткан мөгаллимнәр: Гаделшин Габдулла, укытучы Сөләймановлар династиясенә нигез салган Сөләйманов Хәй, Гибадуллин Хәбибулла, Гаделшина Мәрьям, Фатыйхов Ибниәмин, Баязитова Сара, Әхмадиева Асия, Шәрифҗанов Гомәр, Хәйруллин Газиз. Гомумән, Норма, Кариле мәктәпләре тарихы тыгыз бәйләнеп бара, документлар буенча күп укытучыларның бер үк вакытта Норма һәм Кариле мәктәпләрендә эшләве мәгълүм.

1941–1942 уку елында Норма һәм Кариле башлангыч мәктәпләрендә 128 укучы белем алган. 1940 елда Хәбибуллин Гайфи РОНОның башлангыч мәктәпләр инспекторы итеп алынгач, Норма башлангыч мәктәбенә мөдир итеп Нуркина Мәрьям Кәрим кызы куела. 1944 елга кадәр Норма баш­лангыч мәктәбендә укытучы һәм мөдир вазифаларын башкара ул. Кариле башлангыч мәктәбендә 1940–1943 елларда директорлык вазифасын Шахмаева Сылу Сәхипзадә кызы башкара.

Шундый авыр шартларда да мәктәптә укулар туктамый. Сугыш елларында укыткан укытучылар: Шахмаева Сылу, Исмәгыйлова Гайшә, Сөләйманова Галия, Галиев Нәкыйп, Гарипова Мәэмүнә, Камалиев Зәйни, Шакирова Раушания. Юнысов Әгъләмҗан, Нуркина Мәрьям, Мөхәммәдиева Рашидә, Сөнгатуллин Зөфәр, Зиатдинова Наҗия, Шаки­ров Хөрмәт, Закирова Фәсәхәт. Үзләренең йөрәкләре кайгыдан телгәләнсә дә, балаларга җылы сүз, наз таба алган алар.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 еллык юбилей