Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

География укытучылары Соснага җыелды (+фото)

Сосна төп мәктәбендә «Мәктәптә географик белем бирүне үстерүдә югары уку йортлары белән хезмәттәшлекнең роле» дигән темага район күләмендә фәнни-методик семинар булып үтте.

Әлеге семинарда Балтач районының география укытучылары, район мәгариф идарәсе белгечләре, Казан федераль университеты галимнәре Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев катнашты.

Семинарда Сосна төп мәктәбенең география укытучысы Әмир Мөнир улы Зәйнуллин V сыйныфта «Кояшның күршеләре» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәреснең максаты укучыларны кояшның күршеләре белән таныштыру, планеталарга дөрес характеристика бирү, кайсы планетада тереклек бар һәм ни өчен? дигән сорауга җавап эзләү иде. Шушы максатка ирешү өчен укытучы төрле эш алымнары (төркемнәрдә эшләү, әңгәмә, проект эше башкару) файдаланды. Дәрес ахырында укучылар куелган максатларына җавап таптылар.

Семинарда география буенча дәрестән тыш эшчәнлек буенча Әмир Мөнир улы географик квест-уен үткәрде. Уенда V – VI сыйныф укучылары катнашты. Алар, төрле станцияләр буйлап йөреп, география буенча белемнәрен ныгыттылар. Уенда дуслык җиңде.

Семинарның икенче өлешендә сүз КФУ галимнәренә бирелде. Илгизәр Тимергали улы Гайсин ачык дәресләргә һәм чарага югары бәя бирде. География һәм экология кафедрасы эшчәнлеге, укытучылар һәм укучылар өчен үткәрелә торган конкурслар, конференцияләр белән таныштырды, география фәнен укытканда укучыларның төп билгеләмәләрне, номенклатураларны белүләренә ирешүләренә басым ясады, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча үзенең кинәшләрен бирде.

Люция ЗӘЙНУЛЛИНА,

 Сосна төп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев