Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

География укытучыларын 2020 елда ниләр көтә?

Агымдагы 2020 ел һәркайсыбыз өчен ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык юбилейлары белән үзенчәлекле.

Ә менә республикабыз географлары өчен болардан тыш әле быел тагын ике олы вакыйга көтелә. Аларның беренчесе Татарстандагы иң уникаль табигать һәйкәле – Идел-Кама тыюлыгына нигез салынганга март аенда 60 ел тулу белән бәйле. Икенчесе исә Антарктида материгы ачылганга 200 ел булу белән нисбәтле. Ә инде әлеге материкны ачуда нәкъ менә Казанның мәшһүр галимнәреннән берсе – астроном Иван Михайлович Симонов та катнаша. Географиядән заманында алган хәтеребездә беркадәр яңарта төшсәк… Моннан 200 ел элек Ф.Беллинсгаузен белән М.Лазаревларның Җир тирәли ясаган экспедициясе составында Антарктиданы ачкан вакытта якташыбыз И.М.Симонов та була. Шуның өстенә әле ул – Казан астрономия мәктәбенә нигез салучыларның берсе. 1845 елдан алып ун ел буена Казан Император университеты ректоры да була.

Менә шуңа күрә дә Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе үзенең 2020 елга эш планын төзегәндә бу юбилейларны күз уңында тотып бик дөрес эшләгән. Бүген әлеге комиссиянең КФУның төп бинасында узган утырышында республикабыз географларының узган елгы эшчәнлегенә анализ ясалды, быелга бурычлар билгеләнде.

Географик белем комиссиясе кварталга бер тапкыр утырышы узачак. Географик белем бирү проблемаларына багышланган фәнни-гамәли һәм методик конференцияләр, семинарлар, районнарда география укытучылары белән очрашулар оештыру күздә тотыла. Әйтик, Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиядә быел да «Туган ягыбыз табигате» дигән темага зкологик-географик фестиваль узачак. IX – XI сыйныф укучылары арасында республикакүләм «Яшь географлар турниры» үтәргә тиеш. ТАССРның 100 еллыгына багышлап интеллектуаль уен да оештырылачак… Саный китсәң, шактыйга җыела. Тик бу чаралар мәгариф системасында география фәненең дәрәҗәсен чын мәгънәсендә күтәрүгә этәргеч бирсен иде.

Комиссия утырышында Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге эшчәнлегендә аеруча актив катнашкан бер төркем мөгаллимнәр КФУ грамоталары белән бүләкләнде.

http://magarif-uku.ru/

Таһир САБИРҖАНОВ
Рөстәм ФӘРХУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев