Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиябез йолдызлары

Бүгенге көндә егетләр Яр Чаллы, Саба, Кукмара шәһәрләрендә уздырылган чараларда катнашып, зур җиңүләр яулыйлар

Балтач гимназиясендә бик күп сәләтле балалар белем ала. Алар спорт, җыр, кул эше, бию һәм башка һөнәрләр белән шөгыльләнәләр. Безнең 5 нче «Б» сыйныфында да шундый укучылар бар. Бүгенге мәкалә «Гимназистлар» триосы турында булачак. 

Трио составына Габидуллин Әмир, Галиев Әмир һәм Закирҗанов Ильяс керә. Аларның остазы — Римма Риф кызы.

Егетләр беренче сыйныфтан ук җыр белән шөгыльләнә башлыйлар. Җыр дәресендә алар белән Римма Риф кызы кызыксына һәм төркем төзергә тәкъдим итә. Алар тәкъдимне кабул итәләр. 

Ильяс — бик кызыксынучан укучы. Ул һәм Галиев Әмир футбол уйнарга яраталар. Габидуллин Әмир рәсем һәм кул эше белән кызыксына.

Әлбәттә, аларның юлында авырлыклар да була. «Дүртенче сыйныфта безнең трио әздән генә таркалмый калды», — дип әйтәләр малайлар. «Бу хәл безнең җырлыйсы килмәгәнгә барлыкка килде. Без җырлар кабатларга сирәк йөрдек, трио белән шөгыльләнмәдек диярлек».

Бүгенге көндә егетләр Яр Чаллы, Саба, Кукмара шәһәрләрендә уздырылган чараларда катнашып, зур җиңүләр яулыйлар. «Җырлар башкарыр өчен беркайчанда ялкауланмаска, тырышырга һәм бирешмәскә кирәк», — ди егетләр.

Язилә Гарифуллина,

Балтач гимназиясенең 5 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе