Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Гимназия көне” беренчеләр белән бишенчеләргә аеруча да ошаган

Гимназия ачылганнан бирле инде менә 20нче тапкыр әлеге уку йорты үзенә генә хас бәйрәмен - "Гимназия көне"н билгеләп үтә.

Күптән түгел Балтач гимназиясендә "Гимназия көне" дигән традициягә кергән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу көнне укучылар аеруча бер дулкынлану белән көтеп алалар. Беренче сыйныфлар өчен көтелмәгән яңалык һәм сюрпризларга бай булган бу көн. Аларны "Гимназист" дип кабул итеп, кулларына мөхер сукканнар. Ә бишенче сыйныфларны 8 тукталыш үтеп сынаганннан соң гына "Варислар" рәтенә алганнар. Аларга ОБЖ, янгын куркынычсызлыгы, беренче медицина ярдәме күрсәтү, күренекле кешеләр, гимназиянең уңышлары, уку йортының символларын белү кебек биремнәр буенча җавап тотарга кирәк булган. Көн дәвамында гимназия бинасы шау-гөр килеп торган: концерт программасы, әкият геройлары, сюрпризлар, кызыклы спорт уеннары, югары сыйныф укучылары оештырган берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк көлке һәм куркыныч бүлмәләр, кафелар.

Ел башыннан үткәрелгән бәйге-конкурсларга нәтиҗәләр ясалып, җиңүче укучыларга Мактау таныклыклары тапшырылган. "Алтын көз" фотоконкурс бәйгесендә Рәхим Низаметдинов - 4а, Кәрим Шәмсетдинов - 1б, Ризван Шәймәрданов - 1б, Рияз Гыйбадуллин - 1б, Аяз Гыйбадуллин - 9а җиңүчеләр булып танылган. Котлау открыткаларын иң матур һәм зәвык белән башкаручылар дип 2б, 3а, 5б, 6б сыйныфлары табылган. Укучылар шимбә көн булганлыктан, рәхәтләнеп күңел ачып, бер елга җитәрлек яхшы кәеф җыйганнар. Ә көн азагында үткәрелгән гомуми линейка җыенында тырышып укырга, сынатмаска сүз биргәннәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250