Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназия көне узды?!+ фоторепортаж

Бу ялларда  мәктәпкә бардым әле...

Бу ялларда  мәктәпкә бардым әле... Гимназия көне кызык булачак, дип ышандырдылар. 
Ишектән керүгә, андагы мәхшәрдән каушап калдым. Бәйрәм көн икәнен белмәсәм, пожар-мазар, эвакуация дип уйлар идем, мөгаен: тыз-быз чабышалар. Эх, рәхәт кешегә, дәрес укымыйча йөгереп йөр инде! 
Аның каравы бар кеше елмая. Мине күреп алгач та, елмаеп сәлам биреп, икенче катка алып менеп киттеләр. Бүген һәр кабинетта – берәр сыйныф укучыларының оешмасы икән. Кайдадыр – чәч, кайдадыр – макияж, кайдадыр массаж ясыйлар. Шул “Массаж салоны” янында гимназиянең директоры Гөлсинә Зарипованы очраттым. “Мондый бәйрәмне беренче тапкыр үздыруыбыз. Балалар бик канәгать, шундый күңелле булды!” – дип, шатланды ул. Елмаюларын яшерми каршыма килгән укытучылар да укучыларның Гимназия көненә бар нәрсәне бик теләп әзерләвен әйтте. Алар киңәшенә колак салып, информатика кабинетындагы “кинотеатр”га керергә чиратка бастым (“буфет эшли” дигән сүз кызыктырды инде, әлбәттә). Мине анда кертмичә, рус теле кабинетына алып киттеләр. “Багучыга барабыз”, – диделәр. Ике сумга билет алып кергәч, өстәл янына урындыкка утырдым. Шундый күп гирлянда утлары янганда, аларга карап тик утырып торырга да риза идем. Шулай эшләдем дә. Минем бик бәхетле буласымны, Парижда яшисемне әйтте багучы. Әй, сөенеп утырдым инде шунда: дус кызыма да шулай ук дигәннәр иде, бергә яшәрбез дидем. Чыгуга, “Тату-салон”га киттек. Кызыл хна белән язып 5 сумга татуировка ясадылар миңа. Шунда үзем дә татуировка ясап утырдым әле (4 ел художкада уку әрәмгә китмәс бит инде!). Чираттагы “клиент”ымның тәненә иркенләп кенә рәсем төшереп утырган чакта, бер төркем егет соңгылардан булып “Курку бүлмәсе”нә йөгерде. Ә мин өлгермәдем инде, эх, утырдым шунда рәсем ясап! “Курку бүлмәсе”нә чират сөлге буе иде. “Көлке бүлмәсе”нә чират юк. Бар әкәмәт шушындадыр. “Курку бүлмәсе”ннән елап чыгалар. “Тагын керәсең киләме?” – дип сорасаң, “Әйе!” – диләр. Күрмәгәннең күрәсе килә, диләр, күргәннең дә күрәсе килә икән. 
Шул елап чыкканнар сөйли торды: кап-караңгыда йөрисең, әллә нинди куркыныч җанварлар очрый, әллә ниләр әйтәләр, ятакка салып, бензопила белән кисәргә маташалар, аның бер тавышыннан ук күзгә яшь тула икән, чын шайтан оясы диделәр. Керә алмавыма шатланып ук куйдым. 
Без студентларга Гөлсинә Фаиловна аеруча шат иде, барыбызны бергә җыеп, ашханәгә алып керде,“Студентлар бит все-таки”, – диде. Анда сыйланып чыккач, без үзебезне шушы гимназия тарихының бер өлеше идеп тойдык: кешеләр дә, бина да шул без укыган гимназиянеке, ләкин һәммә нәрсә яңа, безнең иске икәнне, тарих икәнне искә төшерә иде. Гимназия көне безнең дә бәйрәм иде. 
Кыңгырау чылтырагач, “яңалык”ны карарга йөгердем. Беренче сыйныф укучыларын гимназистларга кабул иттеләр. Алар арасындагы сеңлемдә үземне танып, кәефләнеп утырдым. Гимназия укучылары әзерләгән концертны караганда шыпырт кына балавыз да сыктым. Тактада “Гимназия көне” дип түгел, “День гимназии” дип язылган булганга, бераз ачуланып та алдым. Концерт беткәндә, тизрәк киемнәремне алырга ашыктым: соңарак калсаң, бар “Кытай”ның бергә өелеп чыгып өстеңнән үтүе дә бар иде. Өч сәгатьне гимназиядә уздыруымны әнигә ничек аклыйсымны уйлый-уйлый чыгу юлына юнәлдем. Мине укытучыларып озатып калды. 
Яңача итеп үткәрелгән Гимназия көне гимназиянең бөтенләй яңаруын күрсәтте миңа. Чыгып җитмәс борын ишек төбендә басып каттым. Гимназия безнеке дип уйладым мин. Ул гаҗәеп тарихлы, һәм без – шул тарихта, ул тарихын саклый, һәм андагы һәр тәрәзә, идәндәге һәр таш безне көтә, безгә шат иде. Һәм моны аңлаудан шундый моңсу да, гаҗәп рәхәт тә, күңелле дә иде миңа.

Миләүшә Гафурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган гимназиясе