Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназия укучылары Татарстан Геройлары, әфган сугышы кораллары белән якыннан танышты

Шушы көннәрдә Балтач гимназиясенең 6 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрү кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кунакта булдылар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Энҗе Корбанова һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Шулай ук балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар. Социаль педагог Наталья Закирова әфганчылар кабинетында “Татарстан Геройлары” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Укучылар бик күп яңа мәгълүмат белделәр, әфган сугышында кулланган кораллар һәм солдатларның киемнәрен тотып карый алдылар. Бигрәк тә балаларга психолог Гүзәл Җиһаншинаның сенсор бүлмәсендә үткәргән дәресе ошады. Биредә алар рәхәтләнеп ял итте һәм уңай тәэсир алып чыктылар, дип хәбәр итәләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Наз”дан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наз бүлекчәсе