Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиядә бүген соңгы дәрес, соңгы кыңгырау чыңы (+фото)

Яңа уку елын, капиталь ремонттан соң, өр-яңа уку йортыдай каршылаган Балтач гимназиясендә дә бүген Соңгы кыңгырау чыңлый, 11нче сыйныф укучылары белем биргән укытучылары, яраткан гимназияләре белән саубуллаша.

Дөрес, бу әле чын саубуллашу түгел, анысы имтиханнарны уңышлы төгәлләгәч булачак. Монысы йөрәкләрдә мәңге якты хатирә булып сакланып калачак Соңгы кырау чыңы, унберләрнең кабатланмас сабакташлар җыры. Быел унберенче сыйныфны 24 укучы тәмамлый, аларның һәммәсенең дә дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керә алуларын, һәм тырышып укуларын телик. Гимназия укучыларын бәйрәм белән котларга Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов килгән иде. Кабатланмас җылы фикерләрен ирештереп ул, һәр балага, мәктәп коллективына исәнлек-саулык, сәламәтлек, ямьле җәйләрдә бәрәкәтле ял итеп, киләсе уку елына шат күңел белән килүләрен теләде. Шулай ук тугызынчы сыйныфны быел кырык укучы тәмамлый, алар арасында да укуларын төрле юнәлештә дәвам итүчеләр бардыр, аларга да бары тик уңышлар, шатлык-куанычлар гына телибез. 
Гимназиядә бәйрәм хөрмәтенә багышланган чара, гадәттәгечә, бик матур узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев