Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиядә очрашу. Кемнәр килгән?

Бу юлы Әлфия апа безгә медицина турында сөйләп китте. Кешенең кан басымын, йөрәк тибешен үлчәргә өйрәтте.

26 нчы гыйнвар көнне безгә, 7 нче а сыйныфына, сабакташыбызның әнисе Әлфия апай килде. Бу аның безгә беренче тапкыр гына килүе түгел. Килгән саен тормышта кирәк була торган әйберләр турында сөйли. Бу юлы Әлфия апа безгә медицина турында сөйләп китте. Кешенең кан басымын, йөрәк тибешен үлчәргә өйрәтте. Хәзер инде үзебез дә үлчи беләбез. Градусникны ничек тотарга, аны ничек сакларга, аның ничек кулланысы икәнен сөйләде. Медицинадагы яңа технологияләр турында сөйләп китте.

Әлфия апаның чыгышы бик кызык hәм файдалы булды, чөнки табиб профессиясе һәрчак кирәкле булып калыр. Табиблар кешелек дөньясын саклауда бик зур урын алып торалар. Сыйныфыбыздагы табиб, шәфкать туташы буласы килгән кешеләргә бу очрашу бик файдалы булгандыр. Әлфия апага зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.

Нәргизә Шәмсетдинова
Балтач гимназиясенең 7А сыйныфы укучысы


Чулпан Габделганиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу