Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиядә яңарыш чоры (+фото)

1995 елда ачылып, үз тарихын башлап җибәргән Балтач гимназиясе әлеге ремонт барышында күп кенә үзгәрешләр дә кичергән.

Баштагы гимназия белән бүгенгесен чагыштырып коридорлар буенча үтәм. Буяу, цемент, яңа җиһаз исе аңкып торучы әлеге бинада эшчеләр мәш килә. Кемдер эчке эшләр белән шөгыльләнә, кемдер иске ишекләрне урамга ташый, ә менә “Стройград” оешмасы мастеры Рашит Муллагалиев барлык процессны тикшереп, киңәшләре белән эшчеләргә ярдәм итеп тора.

– Бүгенге көндә биредә 24 кеше хезмәт куя. Гыйнвар аенда башланып киткән эшләрнең яртысыннан артыгы инде эшләнсә дә, хәзер кулны тота торган ваграклары калып бара. Төзекләндерү эшләре барышында түбә тулысынча яңартылды һәм җылытылып эшләнде, бинаның тышкы өлеше, ягъни фасад эшләнеп бетү өстендә, ишекләр яңага алыштырылып бетте, яңа пластик тәрәзәләр куелды, санузеллар, электр чыбыклары, җылыту системасы яңадан эшләнде. Бүгенге көндә ашханәдә зур күләмдә эш башкарыла, элек керү-чыгу юлы булган ачык өлеш капланып, җылытылып, киләчәктә киенү-чишенү бүлмәсе итеп үзгәртеләчәк, шул сәбәпле икенче керү юлы эшләнәчәк, ишегалдының шул өлешенә күпмедер брусчатка җәелеп, калган җиренә асфальт түшәләчәк. Бирегә пандуслар да урнаштырылачак. Директор һәм шәфкать туташы кабинетлары да урыннарын үзгәртеп, элекке гардероб урынында булачак, – дип төзекләндерү барышы белән таныштырды мастер.

– Яңа ел алдыннан гимназиябезгә капиталь ремонт эшләнәчәге билгеле булды, Кыш бабайдан зур бүләк итеп кабул иттек инде без аны. Чөнки бу ремонтны бик озак көткән идек. Безнең белән бергә укучылар, аларның әти-әниләре дә әлеге вакыйганы чиксез шатланып кабул итте. Гимназиябездә иң зур проблема – ул ашханәнең кечкенә булуы һәм бер сменада гына балаларның анда ашарга керә алмаулары иде. Бу укучылар өчен дә, пешекчеләр өчен дә уңайсыз булды. Шушы ремонт барышында ашханә зурайтылып, 250 урынга исәпләнеп, барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә дә җавап бирерлек итеп эшләнә. Моңарчы белем бирү йортыбыз салкын иде, шушы төзекләндерү эшләре барышында стена һәм түшәмнең җылытылуы киләчәктә гимназиябез җылы булыр дигән ышаныч тудыра. Төзекләндерү эшләре вакытында “Стройград” оешмасы хезмәткәрләре бөтен чистарту эшләрен үзләре башкарганлыктан, коллективыбызга тәрәзәләрне юу, тузан сөртү кебек кенә эшләр башкарырга туры килде. Рәхмәт, хезмәттәшләрем нинди генә вакыт булса да килеп, эшне ялт итеп башкарып китәләр. Шулай ук гимназия ремонтын намуслы башкаручы “Стройград” оешмасы хезмәткәрләренә һәм Наил Камиловичка зур рәхмәтләремне ирештерәсем килә, – ди гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов.

Өч катлы бина белем көненә тулаем төзекләндерелеп, укучыларны күп кенә үзгәрешләр белән каршы алачак. Быел гимназия 1 сыйныфка 64 бала кабул итә (бу сан үзгәрергә дә мөмкин – З.Ф.), ә гомумән биредә укучы балалар саны 500дән артыр дип көтелә.

Төзелеш 20 августка кадәр барыр дип планлаштырыла, аның шул вакытта тапшырылачагына да шик юк. Чөнки биредә төзүче-эшчеләргә карата гына түгел, ә җитәкчелек һәм мастерлар үзләренә карата да бик таләпчән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе