Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиялеләр кәнфитле чәчкәләр үрчеткән

Эченә конфет салып, матур чәчәкләр ясадык. Көндез үк салатлар ясадык, табын әзерләдек.

22 ноябрьдә без, гимназиянең 7 а сыйныфы укучылары, Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрдек.

Бу чарага дип эченә конфет салып, матур чәчәкләр ясадык. Көндез үк салатлар ясадык, табын әзерләдек. Классның мәдәни тормышы өчен җаваплы Шәмсетдинова Нәргизә белән Зиннәтуллина Алсу бәйрәмнең сценариен төзеде, уеннар әзерләде. Сыйныфташларыбыз шигырь, бию, җыр өйрәнделәр, уеннар әзерләде.

Менә, ниһаять, бәйрәм көне. Әниләр барысы да чәй эчү өчен тәм-томнар тотып килеп җитте.Аларның кәефе күтәренке. Арина һәм Эльвина бәйрәмне башлап җибәрде. Безнең сыйныфның иң матур кызлары hәм малайлары татар халык биюен башкардылар. Ике чибәр кызыбыз - Бәдретдинова Сөембикә белән Мортазина Нәргизә "Әнкәй” дигән җырны җырладылар. Тимур, Рүзәл, Раян, Илнур шигырь сөйләде. Күп бәйгеләрнен җиңүчесе Әүбәкерова Зәлия дә җырлады. Болар Алинә һәм Диләфрүз үткәргән уеннар белән аралашып барды. Концерт өлешеннән соң әниләребезгә үзебез ясаган чәчәкләрне бүләк иттек. Аннан соң кадерлеләребезне табын янына чакырдык. Һәркем бәйрәмнән канәгать калды.


Нәргизә Шәмсетдинова,

Балтач гимназиясенең

7 а сыйныфы укучысы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне