Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиям минем - газиз йортым.

Гимназия бусагасыннан атлап чыкканга дүрт ай вакыт үткән.

Әле кайчан гына без, зур дулкынлану белән, чәчәк бәйләмнәре күтәреп, Соңгы кыңгырау бәйрәменә килдек. Безнең күзләрдә мөлдерәмә тулы яшь бөртекләре. Аннары өннәрне алган бердәм дәүләт имтиханнары. Һәм, ниһаять, чыгарылыш кичәсе.
Болар бар да әле кичә генә кебек. Без ел буе, көннәрне санап, уку беткәнне көттек. Өлкәннәрнең: "И балалар! Мәктәп еллары - гомернең иң бәхетле чоры!" - дигәнне аңларлык тугел идек шул. Әмма саубуллашу бик авыр икән. Чыгарылыш кичәсендә генә сыйныфташларның, укытучыларның никадәр үз, якын икәнен аңладык.
Укучы буларак, безгә инде гимназиядә беркайчан да кыңгырау шалтырамас. 11А сыйныфы, шау-гөр килеп, кабинетка җыелмас. Уку чорында безнең сыйныф бик үк бердәм тугел иде. Әмма, имтиханнар биргәндә, без бер-беребез өчен ут йоттык, борчылдык. Менә кайчан кирәк икән ул чын дуслык!
1нче ноябрь көнне без гимназиягә кунакка килдек. Беренче карашка бернәрсә дә үзгәрмәгән: шул ук кабинетлар, парталар, ашханә, шул ук укытучылар. Әмма без үзгәргәнбез икән: элеккеге беркатлы укучылар урынына зур тормышка аяк басып, үз-үзе белән япа-ялгызы калган студентлар килгән.
Балтач гимназиясендә укуыбыз белән без чиксез бәхетле булганбыз: гимназия тарихына алтын хәрефләр белән язылган директорыбыз Васил Габделбәрович, безнең өчен җанын бирергә әзер торган Елена Юрьевна, искиткеч таләпчән Гөлфари Галимулловна, кырыс Ләлә Нурулловна, әниләрдәй йомшак Алсу Икрамовна, сыйныф җитәкчебез Чулпан Мөдәрисовна һәм башка укытучыларыбыз! Сезнең кебекләр бутән юктыр! Бик зур рәхмәт Сезгә!
Ә гимназиядә укучыларга бер генә теләк: мәктәп елларын ашыктырмагыз! Укытучыларның кадерен белегез! Бернәрсә дә беркайчан да кабатланмый!
Фото: http://baltasigim.ucoz.ru/photo/6?photo=84

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250