Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназияне сайларгамы әллә Балтач урта мәктәбенме...

Бистәдәге 4 балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен махсус үткәрелүче курслар гимназиядә дә һәм Балтач урта мәктәбендә дә язгы каникулларга кадәр дәвам итәчәк.

Балалар курсларны яратып, теләп йөриләр. Алар яңа мохиткә ияләшеп киләләр, хәтта ялларда аерылышып тору аркасында, яңа танышкан дусларын, үз итеп өлгергән укытучыларын сагынырга да өлгергәннәр иде.
Бирегә Кариле авылы балалар бакчасына йөрүче берничә бала да килә. Әти-әни ничек тә үз баласының киләчәге өчен яхшырак булсын дип, заманчарак шартлар тудыру максатыннан, рус телендә белем алуны кулаерак күрә. Шуңа да баласын көн дә укырга йөртергә мөмкинлеге булганы район үзәгендәге белем йортларын сайлый.
2015-2016нчы яңа уку елында беренчеләрне гимназиядән - Ильмира Кузьмина белән Рамилә Камалова, Балтач урта мәктәбеннән - Ольга Перфилова, Нурия Галиева һәм Фәридә Низамовалар кабул итеп алачак.
Гимназиягә балаларын укырга бирергә теләүче әти-әниләр игътибарына мөһим мәгълүмат: киләсе шимбәдә, ягъни 24нче гыйнварда, гимназия администрациясе белән ата-аналар арасында килешүләр төзеләчәк. Шуның өчен барлык әти-әниләрнең дә җыелышта булулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250