Гөлчәчәк Гыйләҗева: “Үзебезнең дөрес юлда булуыбызга инандык” (+фоторепортаж)
Күптән түгел Балтач урта мәктәбе базасында Саба, Теләче, Биектау районнарының мәктәп директорлары ике көн дәвамында "ФГОС шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү" темасы буенча стажировка үтте.
Стажерларның игътибарын шулай ук укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге дә җәлеп итте. Балалар, дәртләнеп шигырьләр сөйләде, камыр ризыгы пешерде, роботехника һәм радиотехника түгәрәгендә үз осталыкларын күрсәтте, шахмат та уйнады (мәктәп данын еракларга таныткан Рамилә Шаһимәрданова белән Әмир Абдрахманов 10 директорга каршы уйнап, җиңү яулады - Г.Г.). Бер сүз белән әйткәндә, чаралар барышында иҗади үсеш атмосферасы һәм инновацион эзләнеш режимы хөкем сөрде. Фикер күпкырлылыгы эшчәнлек барышында стажерларда туган барлык сорауларны хәл итәргә ярдәм итте. Соңыннан кунаклар игътибарына К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә беренчелекне яулаган "Сүнгән йолдызлар" драмасыннан өзек тәкъдим ителде. Яшь артислар чыгышы көчле алкышларга күмелде.
- Башкаларны укыту процессында үзебез дә күп нәрсәләрнең асылына төшендек. Үзебезнең дөрес юлда булуыбызга инандык, - ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев