Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлгә күмик Җир-Ананы!

“Бәхет ул – табигать белән бергә булу, аның белән сөйләшү”. Л.Н.Толстой.

Туган як! Туган җир!Туган ягым табигате! Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны, газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган җире бар. Туган ягын, аның табигатен яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм.

Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Без, өлкәннәр, киләчәк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешбез. Җир шарында барлык кешеләр дә гасырлар буе уртак бер максат белән яшиләр: ул – табигатьне саклау!

Шуны истэ тотып, без, Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасы тәрбиячеләре, ел дәверендә экологик тәрбия бирүгә якын килеп эшлибез. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән берлектә чишмәләрне чистартабыз, елга-күл буйларына агачлар утыртабыз, макулатура җыябыз, канатлы дусларыбызга җимлеклэр , оялар ясыйбыз. Әле менә быел да “Экологик тәрбия бирү” кысаларында, бик матур оялар ясап, бакчабыз янындагы каен агачларына элдек. Икенче көнне үк җырчы дусларыбыз без куйган ояларны җырлый-җырлый барлап чыктылар. Ошады булса кирәк, чөнки бик озак сайрап утырдылар. Балаларның сөенгәннәрен күрсәгез... Нинди игелекле эш! Бакчада тәрбияләнүче балаларыбыз моны бик яхшы анлыйлар. Мин ышанам, табигатькә карата, бүгеннән башланган мәхәббәт алга таба да югалмаячак: ул – табигатьне саклау!

Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Шуңа күрә туган табигатьнең тарихын өйрәнү дә – игелекле эшләрнең тагын берседер. Туган як табигатенең бик матур һәм бик бай икәнлеген күрсәтү максатыннан, ел дәверендә төрле тәрбияви чаралар үткәрәбез. Әледән-әлебакчабызда экологиягә багышланган чаралар узып торалар. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Табигатьнең дүрт фасылы” исеме астында узган чара да һәркемнең күңелендә уелып калды. Чарада катнашкан балаларыбыз һәрбер фасыл үзенчә файдалы, үзенчә күркәм булуын, табигать бай булганда яшәү чаткысы сүнмәячәген анладылар һәм  булдыра  алганча табигатькә ярдәм итәргә риза булдылар.

ЭкоЯз турында булган мәгълуматны йомгаклау итеп, бик мәгънәле шигырь белән тәмамлыйсым килә:

Әй син, Кешем, миһербанлы булчы,

Җир, су, һава – табигатемә.

Чапма тамырын, буыннар тарихын,

Бөртеген дә рәнҗетмә, тимә!

Әй кешеләр, соңга калмыйк,

Эшкә тотыныйк, әйдәгез!

Кадерлик без Җир-Ананы.

Бетсен чүбе, тузаны.

Барыбызга бер ана ул,

Гөлгә күмик без аны.

Саба районы, 3 нче номерлы “Шоколад”  балалар бакчасы тәрбиячесе Миннеханова Дания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев