Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлназ Абдуллина : “Тәрбияле булу нинди зур хәзинә”

"Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас.Тәрбияле бала дөньяда жанга шатлык китерсә,ахирәттә йөзгә аклык китерер".

Бу юлларны укыгач минем күз алдыма"Нәрсә соң ул әхлак? дигән төшенчәгә ачыклык кертәсем килә. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата-аналарның иң изге бурычы. Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор 7 яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк,балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү башта гаиләдә, аннары гына балалар бакчасында башлана.Тәрбия ата- аналарның,тәрбияченең зур осталыгы,тырышлыгы һәм түземлеге таләп итә торган дәвамлы эш ул.
Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барыла. Гаиләдә бирелгән әдәплелек сыйфатлары алга таба үстерелсен дисәң, балаларга халык иҗаты- фольклорның роле бик зур. Халык авыз иҗатының балалар өчен иң үрнәк жанры булып, минемчә, әкиятләр санала. Хәзер кибет киштәләрендә йөзләгән бик күп әкиятләрне күрергә була. Әти-әни балага бу китапларны сатып алырга акчасын жәлләмәсә,баланы бик күп әйберләргә өйрәтеп булыр иде.Әкиятләр аша балаларда белем алу, хезмәтне сөю, һөнәр алу, дуслык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә һәм киресенчә ялкаулык, саранлык, комсызлык гаепләнә. Шуңа күрә әкиятнең йогынтысы баланың рухи дөньясына тәэсир итүе көчле.Бүгенге әкиятләр балаларны дус- тату, тыңлаучан, юмарт,түземле, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле- шәфкатьле булырга өйрәтә. Шуның белән беррәттән халык авыз ижаты җәүһәрләре - мәкальләр табышмаклар тәрбия чыганагы булып тора.Мәкальләр балаларның фикерләү сәләтен үстерә, акылын тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.
Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән. Мәсәлән: "Карт белән төлке"әкиятендә төлке бабайга начарлык эшли ,аның балыкларын чанадан ташлый. Димәк, хәйләкәр эштә хәер юк. "Чукмар белән Тукмар "әкиятендә әтәчләр гел сугышканнар,соныннан дуслашканнар. Әлеге әкияттә исә дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма дигән мәгънә ята
Әти-әниләр белән эшләү дәверендә әдәплелек темасына әңгәмә алып барганда "Әдәпле кеше кайдан күзгә чалына?" соравына жавап алырга туры килде: исәнләшү, тыныч,матур сөйләшү, тыйнак, мәрхәмәтле булу, төрле ситуацияләрдә уңай фикергә килә белү, дип җавап кайтарды алар. Күрәсез, фикерләр төрле...
Шулай итеп,безнең балаларыбыз инсафлы,тәртипле һәм әдәпле, тормышлары якты, матур,күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән әлеге сыйфатларга өйрәтеп үстерү кирәк.
Гөлназ Абуллина Норма авылы
Фото: shkolageo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250