Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлназ Шакирова: «Яктылык кайтаргыч элементлар баланың һәм үзебезнең дә тормышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк»

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар.

Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар.

Без, Балтач бистәсенең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячеләре бу проблемадан читтә калмаска булдык. Районыбызның 4нче номерлы балалар бакчасына 20 ноябрь көнне районыбызның биш бакчасыннан да тәрбиячеләр үзләренең ихлас күңелдән әзерләнгән ачык шөгыльләрен күрсәттеләр. Без дә кунаклар арасында идек. Бөтен тәрбияченең дә төп максаты балаларга, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында булган белемнәрен тирәнәйтеп, яңаларын бирергә һәм тормышта шушы алган белемнәрен кулланып үзләренең һәм якыннарының тормышын саклап калырга өйрәтү иде.

Шәхсән мин үзем куйган максатыма ирештем дип уйлыйм. Чөнки минем шөгылемдә катнашкан сабыйларның күңелләре күтәренке, кәефләре бик яхшы, йөзләреннән елмаю бер дә китмәде һәм бирелгән һәрбер сорауга төгәл, дөрес итеп җавап бирүләре, аңлаткан яңалыкны рәхәтләнеп чын куңедлән кабул итүләре минем дә йөземдә, биргән шөгылемнән, тараткан белемнәремнән канәгатъләнү хисе тудырып, рәхәт, бәхетле елмаю барлыкка китерде. Шөгылемә әти-әниләрне дә катнаштырдым, балалар белән бергә уеннар аша белемнәрен ныгытканда, яңаларны алганда, әти-әниләр дә чын күңеленнән уенда катнашып белемнәре белән уртаклашып , сабыйлары белән үзләрен бер рәткә куеп, алар белән бер яшькә “төшеп” күңел ачтылар.

Шөгылемдә алган белемнәрен сабыйлар тормышта кулланып, якыннарына да өйрәтеп юлларда хәвеф-хәтәрсез өйрүләрен теләп калам.

Гөлназ Шакирова,
5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фликер