Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлшат ­— Президентыбызның Инстаграм битендә!

«Читкә китәргә хыялланмыйм, Татарстанда калырга булдым».

Шушы көннәрдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы битенә БДИда 200 балл җыйган укучыларның фоторәсемнәрен куйды. «Безнең чыгарылыш укучыларыбыз! Горурланабыз!» дип язды ул пост астына. Ә анда безнең районнан шулай ук 200 балл җыйган Гөлшат Әхмәтова да бар.

Гөлшатны «Ватаным Тататрстан» газетасы журналисты Сәрия Мифтахова да үз язмасында телгә алды. «Авыл мәктәпләре арасында да ике фәннән 100 балл туплаучы яшьләр бар. Балтач гимназиясен тәмамлаган Гөлшат Әхмәтова рус теле һәм җәмгыять белеменнән 100әр балл җыйган иде. Аның белән дә элемтәгә кердек.

– Читкә китәргә хыялланмыйм, Татарстанда калырга булдым. Югары уку йортында яхшы белем алып, республика икътисадын үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә. БДИны 100 баллга бирүчеләрне «акыллы баш»ка санамыйм. Андыйлар – моңарчы билгеле булмаган ниндидер файдалы яңалык алып килүчеләр. Без исә бу күрсәткечләргә тырышлык нәтиҗәсендә ирештек, – диде Гөлшат» диелә мәкаләдә.

 Алга таба да районыбызга тырыш укучылары белән горурланырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов бди Татарстан Президенты