Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәр теләгән кеше татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак.

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә 13:00 сәгатьтә «Татарча диктант» акциясенең «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында онлайн трансляция алып барылачак. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры diktant. tatar. сайтында клавиатура ярдәмендә язып була.

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Районыбызда диктантны урта һәм төп белем бирү мәктәпләрендә урнашкан мәйданчыкларда язарга мөмкин. Балтач бистәсендә бу диктантны мәйданчыкта язарга теләүчеләр 14 октябрь көнне 08-00 сәгатьтә Балтач урта мәктәбенә, 13 октябрь көнне 14-00 сәгатьтә Балтач гимназиясенә килә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарча диктант