Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ходай ярдәм бирсен...

Мәктәпләрдә сынау тотарга санаулы вакытлар калып бара. Быел тагын ничә имтиханга барасы, оештыручы буларак, ниләр күрәсе булыр. Имтихан бирүче балаларга да, үзем шикелле оештыручыларга да уңышлар телим...

Бүген 11нче сыйныфларның математикадан сынау шарты белән бирелә торган имтиханнарында булып кайттым. Әлбәттә инде, оештыручы булып. Ел саен берничә укытучыны БДИ вакытында оештыручы итеп билгелиләр дә, ел дәвамында шул укытучылар сынау шарты белән үткәрелүче имтиханнарга да йөриләр. Быел минем әле беренче мәртәбә генә килүем. Сыйныфта 15 укучы, төрлесе төрле мәктәптән. Кереп урнаштылар да, сагаеп миңа карыйлар. Нәрсә эшләтер инде бу безне диләрдер инде. Нишләтәсең, мин тыштан кырысрак, куркычрак күренәм шул. Әмма йомшак итеп эндәшкәч, берничәсенең бө-решкән җилкәсе тураеп куйды, күзләрен дә курыкмыйча күтәреп карый башладылар. КИМнар (контроль материаллар) өләшенде, бланклар тутырдык, караламалар таратылды. "Барыгызга да уңышлар", - дигән сүземә хәтта берничәсе елмаеп та куйды. Алда дүрт сәгатькә якын вакыт, сөйләшергә, кулга телефон тотарга, язып-сызып утырырга ярамый. Бары тик уйларга гына рөхсәт ителә. Мин уй белән күңелемнән шушы мәкаләне язып утырам.
Бу балалар да кызганыч инде. Быел инде ничәнче мәртәбә киләләр. Күпме дәресләре кала. Гел юлда йөрү дә яхшы түгел, фаҗигаләр елдан-ел артып тора, Аллам сакласын. Әле бит алар ай саен үз мәктәпләрендә дә сынау шарты белән имтиханнар тапшыралар. Бер фән генә булса ярар иде, бер бала җилкәсенә берничә фән "утыра" бит. Мәктәптәге соңгы ел тоташ имтиханнан гына тора дип әйтсәң дә дөрестер.
Хәзерге 11ләрне элеккегеләре белән чагыштырырлык түгел. Әле оештыручы булып эшли башлаганда - БДИның кереп кенә барган вакытында күчерергә теләүчеләр, шпаргалка актаручылар, телефон алып керүчеләр белән шактый интектек. Хәзер сынауны видеокамералар астында тота башлагач, бу хәл бетте. Балаларга да акыл керде, ни әйтсәң дә, берсенең дә аттестатсыз каласы килми.
Чын имтихан вакытында аудиториядә ике укытучы була. Берсе - төп, ә икенчесе ярдәмче санала. Минем ничә ел эшләү дәверендә бары тик бер генә тапкыр ярдәмче ролендә катнашканым бар. Әмма эшне бүлешеп, тигез башкарасың, бары тик шул "ярдәмче" сүзенең асылы күңелгә җиңелрәк тоела. Иң беренче, имтихан уза торган мәктәп ишеге төбендәге чиелдап торучы тимер җайланма аша үтәсең. Аннары барлык оештыручыларны җыеп, инструктаж үткәрәләр һәм кирәкле язуларыңны тотып, билгеләнгән кабинетка китәсең. Бүлмәне җилләтәсең, тактага бланк формасын, мәктәп кодларын язып куясың. Әкренләп балалар керә башлый. Имтихан башлангач, балаларны инструктаж белән таныштырасың. Бланклар тутыртасың, караламалар өләшәсең. Тактага имтиханның башланган һәм беткән вакытын язып куйганнан соң, рәт араларыннан йөрергә, балаларның сорауларына җавап бирергә, аларны озатучысыз чыгарып җи-бәрергә (хәтта эшен тапшырган очракта да) ярамый. Бала чыгып керергә рөхсәт сораса да, кәгазь-ручкасын төшереп җибәреп, алып бирсәң дә, каралама яки өстәмә бланк тапшырсаң да, бөтенесе турында камерага карап хәбәр итәргә кирәк. Балага кулларын парта астына төшерергә дә ярамый, иелеп утырса да килештермиләр. Син үз кабинетыңдагы кимчелекне үзең күреп төзәтергә тиеш, чөнки син шуның өчен куелган. Ә син күргәнче "өстәгеләр" камера аша күреп кисәтү килсә, нык яман. Былтыр беренче имтиханда бер баланың сул кулы парта астында, тезе өстенә куелган. Алырга уйламый да, тамак та кырып, бармак белән берничә тапкыр өстәлгә сугып та карадым, реакция юк. Утырам инә өстендәге кебек. Берәр сәгатьтән күтәрелеп карады бит егетем. Мин моңа күзләремне акайттым да, кулларымны өстәлгә куеп күрсәттем. Аңлады тагын балакаем, тыңлады. Алдагы имтиханнарда инде үземә дә аң керде. Балалар бүлмәгә кергәнче үк, аларны ишек төбендә җыеп, "нулевой" инструктаж үткәрдем. "Балалар, имтиханнарның тыныч кына узуы сезгә дә, безгә дә бик кирәк. Зинһар өчен, кулларыгызны парта астына төшермәгез, уч төпләрегезне көзге тоткан кебек куймагыз, аякларыгыз кычытса да, зинһар, кулыгыз белән иелеп кашый күрмәгез, әллә нигә бер булса да миңа күтәрелеп карагыз, бәлки мин сезгә берәр нәрсә искәртергә телимдер", - дидем. Мондый инструктажны үземнең дә ишеткән юк иде, башыңа төшсә килеп чыга икән ул. Балалар нәрсә уйлаганнардыр, әмма алар үзләрен лаеклы тоттылар, рәхмәт аларга.
Узган елгы чын имтиханда, ялгышмасам, рус теле иде бугай, чүттән генә тәртип тә бозмый калдык. Өрлектәй егетләр башларын да күтәрми язалар, инде бу егетләргә парта артында утыру да килешми дә кебек. Шунда берсе: "Мин боздым, җавапны кайсы шакмакка языйм?" - дип сорады. Беренчедән, миңа җавап бирергә, сөйләшергә ярамый, икенчедән, сорауның асылын ишетсәм дә кәгазьгә карамыйча аңламыйм. "КИМда барысы да язылган, шуннан укыгыз", - дидем (бары тик шушы җавап кына рөхсәт ителә). "Анда язылмаган, можно подойду, покажу", - димәсенме егетем русчалатып. "Нет, сиди!" - дип кычкырып җи-бәргәнемне сизми дә калдым. Кәгазен күтәреп килсә хәлләр буласы иде. Йөрер идек икәүләп җитәкләшеп үзебезнең дөреслекне рас-лап. Аллага шөкер, тыныч кына уздырып бетердек ул көнне.
Бала имтихан эшен тапшырганда беркетмәгә кул куя. Барлык балалар чыгып беткәннән соң, эшләрне санап, беркетмәләр тутырасың һәм иң соңгы эш - шул тутырган беркетмәң буенча камерага отчет бирәсең. Аннары эшләреңне кочаклап, штабка аларны тапшырырга китәсең. Эшеңне кимчелексез тапшыра алсаң синнән дә бәхетле кеше юк. Көне буе тамагыңа берни капмаган булсаң да, үтереп башың авыртса да, сөенечтән җырлыйсы килә. Мәктәп ишегеннән чыккач, иркен сулап "Аллага шөкер" дисең.
Барлыгы өч имтиханга туры килдем узган ел. Шактый нервыны талкый торган әйбер инде ул. Барысын да - нәрсәне ничек эшлисен, нәрсә әйтәсен, яраган-ярамаганнарын белеп тә торасың, әмма күңелдәге курку кортын җиңеп булмый. Җитмәсә шул кортны кузгатып, ишек яныннан бертуктаусыз үзебезнең һәм Казаннан килгән җаваплы оештыручылар үтеп тора. Кайчагында аларның алай үтеп-сүтеп йөрүләре файдага гына, чөнки имтихан вакытында син көтмәгән күренешләр, сораулар туарга мөмкин, ә боларны бары тик бездән өстәгеләр рөхсәте белән генә эшләргә ярый.
...Ә бүген 11ләр математика эшли. Шаккатып утырам. Мин инде хәзер математикада бөтенләй сай йөзәм, элек тә бик тирән керә алмый идем. Балалар инде өстәмә караламалар да алдылар, читкә-миткә дә карыйсылары килә башлады. Тынлык, бары тик партадан ручка йөгергән тавыш һәм кәгазь кыштырдавы гына ишетелә. Чын имтиханнарда инде син бу балаларны йөзгә таный башлыйсың, мәктәпләп тә беләсең. Кайберләре сиңа шулкадәр өметләнеп карап утыра, әмма син аларга берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Син чарасыз...
Мондый сынау шарты белән бирелә торган имтиханнар, авыр булса да, кирәк дип саныйм, чөнки бала боларына йөри торгач, чын имтихан алдыннан чиркангыч ала. Ул инде психологик яктан да, белем ягыннан да күпмедер әзер була.
Тик шулай да һәр баланың белемне кабул итү дәрәҗәсе төрле икәнен онытмаска иде. Кайберләренә мәҗбүри куелган кайбер фәннәр кирәк тә түгел, ул алар өчен бары тик авыр йөк, мәктәпкә карата нәфрәт тудыручы гына. Мәктәптә өчлегә укыганнарның тормышка күбрәк яраклаша белүләрен инде күп мәртәбәләр ишеткән бар бит. Менә шуларны исәпкә алып, әлеге юнәлештә бераз үзгәрешләр булса, балалар үзләре дә, укытучылар да, әти-әниләре дә җиңел сулап куярлар иде. Ил башлыкларыбыз да гап-гади мәктәпләрдә укып, искечә имтихан тоткан кешеләр бит. Алардагы белемгә, энергиягә исең китәрлек. Әллә бу үзләренең көч-куәтләрен безнең балалар кебек БДИларга сарыф итмәгәнгәме икән? Аңламассың...
Лилия ГАРИФУЛЛИНА.
Балтач районы,
Көшкәтбаш авылы.
http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250