Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ходай ярдәм бирсен яки имтихан тапшыру кыйссасы

Мәктәпләрдә сынау тотарга санаулы вакытлар гына калып бара, быел тагын ничә имтиханга барасы, оештыручы буларак нинди сынаулар үтәсе булыр. Имтихан бирүче балаларга да, үзем шикелле оештыручыларга да уңышлар телим.

Бүген 11 нче сыйныфларның математика фәненнән сынау шарты белән бирелә торган имтиханнарында булып кайттым. Әлбәттә инде оештыручы булып. Ел саен берничә укытучыны БДИ вакытында организатор итеп билгелиләр дә ел дәвамында шул укытучылар сынау шарты белән үткәрелүче имтиханнарга да йөриләр. Быел минем әле беренче мәртәбә генә килүем. Сыйныфта 15 укучы, төрлесе төрле мәктәптән, кереп урнаштылар да сагаеп миңа карыйлар. "Нәрсә эшләтер инде бу безне?",-диләрме икән. Нишләтәсең, мин тыштан кырысрак, куркычрак күренәм шул инде. Әмма йомшак итеп эндәшкәч, берничәсенең бөрешкән җилкәсе тураеп куйды, күзләрен дә курыкмыйча күтәреп карый башладылар. КИМ нар өләшенде, бланклар тутырдык,караламалар таратылды. "Барыгызгада уңышлар",-дигән сүземә хәтта берничәсе елмаеп та куйды. Алда дүрт сәгатькә якын вакыт, сөйләшергә, телефон тотарга, язып-сызып утырырга ярамый. Бары тик уйларга гына рөхсәт ителә, мин уй белән шушы мәкаләне "язып" утырам.

Бу балалар да кызганыч инде. Быел инде ничәнче мәртәбә киләләр. Күпме дәресләре кала, гел юлда йөрү дә яхшы түгел, фаҗигаләр елдан-ел артып тора, Аллам сакласын. Әле бит алар ай саен үз мәктәпләрендә дә сынау шарты белән имтиханнар тапшыралар. Әле бит ул бер генә фән түгел, бер бала җилкәсенә берничә фән "утыра". Мәктәптәге соңгы ел тоташ имтиханнан гына тора дип әйтсәң дә ялган булмас.

Хәзерге 11 ләрне элеккегеләре белән чагыштырып булмый. Әле организатор булып эшли башлаганда, БДИ ның кереп кенә барган вакытында күчерергә теләүчеләр, шпаргалка актаручылар, телефон алып керүчеләр белән шактый интектек. Хәзер видеокамера астында сынау тота башлагач бу хәл бетте. Балаларга да акыл керде, берсенең дә аттестатсыз каласы килми.
Чын имтихан вакытында аудиториядә ике укытучы була. Берсе төп, ә икенчесе ярдәмче санала. Минем ничә ел эшләү дәверендә бары тик бер генә тапкыр ярдәмче ролендә булганым бар. Әмма кем генә булсаң да эшне бүлешеп, тигез башкарасың. Бары тик шул ярдәмче сүзенең асылы күңелгә җиңелрәк тоела. Иң беренче имтихан утә торган мәктәп ишеге төбендәге , чиелдап торучы тартма эченнән үтәсең, аннары барлык оештыручыларны җыеп инструктаж үткәрәләр һәм кирәкле язуларыңны тотып билгеләнгән аудиторияңә китәсең. Бүлмәне җилләтәсең, тактага бланк формасын, мәктәп кодларын язып куясың. Әкренләп балалар керә башлый. Имтихан башлангач балаларны инструктаж белән таныштырасың.Бланклар тутыртасың, караламалар өләшәсең. Тактага имтиханның башланган һәм беткән вакытын язып куйганнан соң рәт араларыннан йөрергә, балаларның сорауларына җавап бирергә, аларны озатучысыз аудиториядән чыгарып җибәрергә(хәтта эшен тапшырган очракта да)ярамый. Бала чыгып керергә сораса да, кәгазь, ручкасын төшереп җибәреп, алып бирсәң дә, каралама яки өстәмә бланк тапшырсаң да, бөтенесе турында камерага карап хәбәр итәргә кирәк. Балага кулларын парта астына төшерергә дә ярамый, иелеп утырса да килештермиләр. Син үз аудиторияңдәге кимчелекне үзең күреп төзәтергә тиеш, син күргәнче "өстәгеләр" камера аша күреп кисәтү килсә яман. Чөнки син шуның өчен куелган, үз аудиторияң өчен син җавап бирәсең.Үткән ел беренче имтиханда бер баланың сул кулы парта астында, тезе өстенә куелган. Алырга уйламый да, тамак та кырып, бармак белән берничә тапкыр өстәлгә сугып та карадым, реакция юк. Утырам инә өстендәге кебек, берәр сәгать азаплагач күтәрелеп карады бит егетем. Мин тиз генә күзләремне акайтып карадым да, кулларымны өстәлгә куеп күрсәттем. Аңлады тагын балакаем, тыңлады. Алдагы имтиханнарда инде үземә дә аң булды. Балалар аудиториягә кергәнче ишек төбендә үземә тиешлеләрен җыеп нулевой инструктаж үткәрдем. "Балалар, имтиханнарның тыныч кына узуы сезгә дә, безгә дә бик кирәк. Зинһар өчен, кулларыгызны парта астына төшермәгез, уч төпләрегезне көзге тоткан кебек куймагыз, аякларыгыз кычытса да зинһар кулыгыз белән иелеп кашый күрмәгез, әллә нигә бер булса да миңа күтәрелеп карагыз, әллә мин сезгә нәрсә дә булса искәртергә телимдер." Белмим, мондый инструктажны үземнең дә ишеткән юк иде, башыңа төшсә була икән ул. Балалар нәрсә уйлаганнардыр, әмма алар үзләрен лаеклы тоттылар, рәхмәт аларга.

Узган елгы чын имтиханда, ялгышмасам, рус теле иде бугай, чүттән генә тәртип тә бозмый калдык. Өрлектәй егетләр башларын да күтәрми язалар, инде бу егетләргә парта арты килешми дә кебек. Шунда берсе сорау бирде, "Мин боздым, җавапны кайсы шакмакка языйм?" Беренчедән, миңа җавап бирергә, сөйләшергә ярамый, ә сорауның асылын ишетсәм дә кәгазьгә карамыйча аңламыйм. "КИМ да барысы да язылган, шуннан укыгыз",-дидем (бары тик шушы җавап кына рөхсәт ителә). "Анда язылмаган, можно подойду, покажу" , димәсенме егетем русчалатып. "Нет,сиди",-дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Кәгазен күтәреп килгән булса, хәлләр була иде. Йөргән булыр идек икәүләп җитәкләшеп үзебезнең дөреслекне раслап. Аллага шөкер, тыныч кына уздырып бетердек ул көнне.

Бала имтихан эшен тапшырганда беркетмәгә кул куя. Барлык балалар чыгып беткәннән соң эшләрне санап , беркетмәләр тутырасың һәм иң соңгы эш , шул тутырган беркетмәң буенча камерага отчет бирәсең. Аннары эшләреңне кочаклап штабка аларны тапшырырга китәсең. Эшеңне кимчелексез тапшыра алсаң синнән дә бәхетле кеше юк. Көне буе тамагыңа берни капмаган булсаң да, үтереп башың авыртса да, сөенечтән җырлыйсы килә. Мәктәп ишегеннән чыккач иркен сулап " Аллага шөкер" дисең.
Барлыгы өч имтиханга туры килдем узган ел. Шактый нервыны талкый торган әйбер инде ул. Барысын да- нәрсәне ничек эшлисен, нәрсә әйтәсен, яраган, ярамаганнарын белеп тә торасың , әмма күңелдәге курку кортын җиңеп булмый. Җитмәсә шул кортны кузгатып бертуктаусыз ишек яныннан үзебезнең һәм Казаннан килгән җаваплы организаторлар үтеп тора. Кайчагында аларның алай үтеп-сүтеп йөрүләре файдага була, имтихан вакытында син көтмәгән күренешләр, сораулар туарга мөмкин, ә боларны бары тик бездән өстәгеләр рөхсәте белән генә эшләргә ярый.

... Ә бүген 11 ләр математика эшли. Шаккатып утырам, мин инде хәзер математикада бөтенләй сай йөзәм, элек тә бик тирән керә алмый идем.Балалар инде өстәмә караламалар да алдылар, читкә-миткә дә карыйсылары килә башлады. Тынлык, бары тик партадан ручка йөгергән тавыш һәм кәгазь кыштырдавы гына ишетелә. Чын имтиханнарда инде син бу балаларны, ә алар сине йөзгә таный башлыйсың, мәктәпләп тә беләсең. Кайберләре сиңа шулкадәр ышаныч белдереп карап утыра, әмма син аларга берничек тә ярдәм итә алмыйсың, эшли алмаганнарының күзләре яшьләнеп утырган вакытлары да була. Син чарасыз...

Мондый сынау шарты белән бирелә торган имтиханнар авыр булса да кирәк дип саныйм мин. Чөнки, бала боларына йөри торгач чын имтихан алдыннан чиркангыч ала.Ул инде психологик яктан да, белем ягыннан да күпмедер әзер була.
Тик шулай да һәр баланың белемне кабул итү дәрәҗәсе төрле. Моны бары тик аларны укыткан укытучы гына белә.Кайбер балаларга мәҗбүри куелган кайбер фәннәр кирәк тә түгел, ул алар өчен бары тик авыр йөк, мәктәпкә карата нәфрәт тудыручы гына булып кала. Мәктәптә өчлегә укыганнарның тормышка күбрәк яраклаша белүләрен инде күп мәртәбәләр ишеткән бар бит. Менә шуларны исәпкә алып, әлеге юнәлештә бераз үзгәрешләр булса балалар үзләре дә, укытучылар да, әти-әниләре дә җиңел сулап куярлар иде. Ил башлыкларыбыз да гап-гади мәктәпләрдә укып, искечә имтихан тоткан кешеләр бит. Алардагы белемгә, энергиягә исең китәрлек. Әллә бу үзләренең көч-энергияләрен безнең балалар кебек БДИ ларга сарыф итмәгәнгәме икән? Аңламассың...

Фото:

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250