Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Иӊ яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия бәйгесенеӊ зона этабы узды (фото)

Бәйгедә Норма урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Энҗе Васил кызы чыгыш ясады.

9 нчы февраль көнне Теләче районында «Иӊ яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия бәйгесенеӊ зона этабы узды. Балтач, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Бәйгедә Норма урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Энҗе Васил кызы чыгыш ясады.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире Хисмәтова Лилия Котдус кызы бәяләде.

Һөнәри бәйгенеӊ зона этабында уӊышлы чыгыш ясаган укытучылар март аенда Казан шәһәрендә узачак йомгаклау турына чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөтенроссия конкурсы