Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң өлкән укытучы яки чишмә башы саф булса...

Таныш булыгыз: Салавыч мәктәбендә укытып, бүген дә арабызда яшәүче иң өлкән укытучы, Яңгул авылында гомер кичерүче Әминә апа Касыймова. Яңа ел башында 95 яшь тула үзенә! Фото-видеокамера алып, оныгым Рәсүл белән Әминә апа янында булып кайттык… Сезгә әнә шул әңгәмәнең бер өлешен тәкъдим итәм.

– Әминә апа, безнең мәктәпкә укытырга килгәндә сезгә ничә яшь иде?

– Сугышның иң кызган чорында, 1944 нче елны килдем мин сезгә. Унсигеземне сездә тутырдым. Аңарчы туган авылым Яңгул мәктәбендә 3 ел укыткан идем инде... Сугыш башланган елны тәмамладык без мәктәпне. Сабакташ егетләребез, кызганыч, өлгергәнлек аттестатыннан җылынырга өлгермәгән кулларына сугышка, үлемгә чакыру алдылар...

– Исән-сау кайттылармы соң егетләрегез?

– Ун кыз, ун егет идек. Егетләрнең икесе генә кайтты… Берсе авылдашым Габделхәй Заһидуллин, икенчесе Борнактан, сездә директор булып эшләгән Нәкыйп Шәфигуллиннар иде. Хәзер алар да юк инде…

– Салавычта сез укыткан укучылар бармы әле?

– Калмадылар бугай… Навилә һәм Харис Галимуллиннар, Әминә Борһанова, Наил Фатыйховлар минем укучыларым иде...

Р.S. Беренче директорыбыз, әлеге мәктәп бинасының беренче нигез ташларын салган Хәлил Фазлыевның улы, Салавыч җидееллык мәктәбендә белем алган (сүз уңаеннан: мәктәп тәмамлавына 70 ел тулган!), гомер юлын Яңгул урта мәктәбендә балалар тәрбияләүгә багышлаган Марс ага Фазлыев та (аңа быел 85 яшь тулды) Әминә апаның укучысы булып чыкты. Моннан өч ел элек район газетасында Хәлил аганың 115 яшьлеген искә алып язылган “Буыннардан күчкән яктылык” исемле зур күләмле мәкаләмдә бик күп мәгълүматлар биргән идем. Шулай да, бүгенгәчә исән-сау, камил акыллы, үзе дә Салавыч мәктәбендә белем алган, бүгенге көндә шулай ук Яңгул авылында гомер кичерүче Марс абый белән даими сөйләшеп торам. Әле юбилей уңаеннан аннан һәм укытучы-ветеран Вәсилә апа Фазлыевалардан бу легендар династиянең гомуми хезмәт стажлары белән кызыксындым. Фазлыевлар династиясенең гомуми педагогик стажы 430 елдан артып китә икән! Әгәр дә инде Салавыч мәгарифенең чишмә башлары – ике Фазлыевларның биш буын әти-бабайларының Яңгул авылы мәчет-мәдрәсәләрендә гомер буе имам, хәлфәләр, ә аларның хәләл җефетләре-абыстайларны да халыкка иман-мәгърифәт, тәрбия, аң-белем бирүче мөгаллимнәр исемлегенә өстәсәк… кара исәп белән генә дә мөгаллим Фазлыевлар нәселе хезмәтләре 10 гасырга якын тарта түгелме?! – Салавыч мәктәбенең чишмә башы әнә шундый легендар шәхесләргә барып тоташа. Бәлки шуңадыр да, аның “суы” һәрчак мул, бәрәкәтле булгандыр...

Рамазан Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев