Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң мул һәм матур уңыш безнең бакчада

Соңгы көннәрдә көзнең быел никадәр матур килүен күзәтү өчен һәркемгә мөмкинлек бирелде.

Кояшның назлы нурлары астына бакчабызга да нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә һәм гөмбә җыелмаган. Үзләре матурлар һәм өстәвенә шигырь сөйли, җырлый, бии дә беләләр. Аптырамагыз, сүзем бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеме бәйрәме хакында. Көзге сихрилек белән сугарылган бәйрәмгә кунаклар да күп килгән, алар үзләренә багышланган шигырьләр һәм җырларга гына риза булмыйча ахры сабыйларыбызны төрле уеннар аша җитезлектә дә сынап карады, тик балалар сынатмады. 
Елдан-ел кабатланмас бәйрәмнәре белән шаккатырган, утыздан артык баланы бербөтен итеп туплый алган Әлфия Рашитовна, Марина Михайловна, Илсөяр Галимулловна һәм башка укытучы апаларыбызга ихлас рәхмәтләрне белдерәбез. Баласы бакчага йөргән һәркем көзгә багышланган матур шигырь һәм җырларны инде ятлап өлгергәндер һәм хәзер күңеленнән генә җырлап сөенәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев