Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң рәхәт вакыт?! – Сәхнәләрдән бүләк алганда... (+фоторепортаж)

Шөкер, киләчәгебезгә караш әйбәт бездә, район сәхнәсендә балалар гына катнашында нинди генә концерт-тамаша булмасын, тамашачы зал тутырып килә. Әти-әниләре килгәнгә шулай ул димәгез, балалар концерты күңелле була бит ул, дип башкалар да ашкына бирегә.

Сабыйларга да «итәккә тагылып» «зур клубка» килү өчен менә дигән сәбәп. Әлеге бәйгене оештыручыларның берсе район спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин ел да зал тулы тамашачыга игътибар итә, фестивальгә карата булган мөнәсәбәтләре өчен сәхнәгә чыгып рәхмәт тә белдерә.
- Бәйге гамәлгә кергән елларда барам-катнашам дип торучы балалар, педагоглар, әти-әниләр сирәк иде, ә хәзер, күрегез, ничек актив хәрәкәт-эшчәнлек бара, нәтиҗәсе дә бар һәм ул күз алдында. Алга таба да шулай нәтиҗәле эшләргә язсын.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале ул гадәти генә бәйге түгел, ТР Президенты югарылыгында уздырыла торган, гаять тә зур җававплылык таләп иткән, мәгънәле һәм дә тәрбияви әһәмияткә ия чара. Моның шулай икәнлеген « Йолдызлык» бәйгесен җитди контрольдә тоткан, оештыруны да үз кулларына алган ( елдан-ел алар оештыруны камилләштерә баралар, быелгысы тагын да үзгә, оешкан төстә үтте) район мәгариф идарәсе Алия Зәкиева моның шулай икәнлеген сәхнәдә балаларны котлаганда ассызыклап үтте.
- Әти-әниләребез белән максатыбыз уртак, - диде ул. - Әдәби-мәдәни яктан тәрбияләүче бәйгебез елдан-ел эчтәлекле, сюжетлы, мәгънәле була бара.
Фестивальне алып барган Балтач урта мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхфәтуллина белән әлеге мәктәпнең нәфис сүз остасы, укучы егет Иршат Бариевны зал алкышлар белән каршылады, чөнки алардагы аһәң, осталык башкала конферансьеларына тиңләшерлек һәм тамашачы инде моны күптән белә, таный, бәяли.
Концертта биюләрнең төрлелеге, композицияле булулары, миллилеге таң калдырды. Киемнәрне әйтеп тә торасы юк. Концертны башлап җибәргән Салавыч лицееның "Стиль» бию төркеменнән алып (лицейда сәнгать мәктәбе филиалы эшләвен дә әйтергә кирәк), районның бию буенча иң югары ноктасында торучы, һәммәбезгә мәгълүм, Балтач мәктәбе данын горур тоткан «Эра» бию төркеменә кадәр һәммәсе дә уңышлы чыгыш ясады. Бакча балаларының чыгышларына таң калырлык, күр, хәзердән үк ничек оста басалар, укый башлагач болардан гаять тә оста биюче формалашасына һич шик юк. Бистәнең икенче номерлы балалар бакчасының «Горошенки» төркеме «Нано позитив» заманча биюләре белән төркемнәренең исемнәрен дә, җитәкчеләре Дамира ханым белән тәрбиячеләрнең, шулай ук бакча мөдиренең дә өметен акладылар. Бистәнең өр-яңа бакчасы балалары да "Гусарская эпоха" биюе белән соклану яулады. Киемнәрен биергә өйрәтүче Уралия Йосыпова үзе үк тегә. 1нче номерлы бакча коллективының "Әпипә" биючеләре зурлардан кимен куймый, көйләре дә зурларча, җилкенеп биюләре дә... Балтач, Карадуган гимназияләре, Сосна, Норма, Кече Лызи... бию төркемнәре килешле, яңа киемнәре белән күзләрне иркәләде, елмаюлары тамашачыны да елмайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәрбарчасына грамота белән бүләк тапшырганда, әлеге бәйгенең район тормышында эзсез калмавын, зур роль уйнавын билгеләп үтте.
- Районыбызга мөхтәрәм кунаклар килсә, без балалар чыгышын да аларга тәкъдим итәбез, горурланып, сөенеп, киләчәгебез өчен куанып, әлбәттә. Сәнгатебезгә, мәдәнияттә тоткан урыныбызга хәйран калып китәләр…
Вокал өлкәсендә гиназия укытучылары Чулпан һәм Фәнил Әүбакировлар әзерләгән номерларга игътибар итми мөмкин түгел (бу өлештә һәрбер номер турында мәгълүматның сәхнә түрендәге таблода күрсәтелеп барылуы уңай күренеш, хезмәте дә, уңышлары да халык алдында). Чыгыш ясау осталыклары гына түгел, баланың киемнәре, сәхнәдә үз-үзен тотышы да әсир итә. Алар кул астында шөгыльләнгән Илүзә Гайнетдинова, Таңсылу Җәләлова, регионара, республика, районара сәнгать бәйгеләре җиңүчесе Алсинә Нуриева башкаруындагы җырлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кариле балалар бакчасының вокал ансамбле, 4нче номерлы бакчаның «Тамчылар» триосы, Субаштан Игорь Ивановның җырлавы, гимназиядән Баязит Габдуллин,Смәелдән чын татар кызына хас мөлаемлеге, зәвыкълеге белән үзенә җәлеп иткән Әдилә Шәрипова, Соснадан «Карлы миләш»не җырлап үзәкләрне өзгән Данил Фәләхетдинов һәм башкалар һәм башкалар (гафу итегез, исемләп санап бетерү һич мөмкин түгел), чын мәгънәсендә йолдызлы Балтач күгенең йолдызчыклары иде. Данияр, Аяз, Данил Садыйков һ.б. үзләренә өстәмә һөнәр булдырганнар инде, алар нәфис сүз осталары, сөйләм теленә бай балалар…Кем белә, бәлки алардан менә дигән алып баручылар, тамадалар чыгар! Конферансье юнәлеше иң катлаулысыдыр мөгаен, ә шул катлаулылыкны балаларыбыз әнә ничек җиңел генә башкарып чыга! Талантлы балалар шул алар!
Гомумән, концерт бик матур узды, аның тәэсире икенче көнне дә дәвам итте әле. Һәрбер бала, исемнәре биредә төшеп калганы булса да сәхнәгә җаваплылык хисе тоеп чыкты, тамашачының күңеленә хуш килерлек итеп ролен башкарды. Рәхмәт сезгә, балалар! Балтачыбыз йолдызлары! Шушылай сәхнәләрдән бүләк алган рәхәт вакытларыгыз күп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250