Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң татлы тел – туган тел яки 500 мең сумлык грант хакында (+бик күп фото)

Дәүләт Советында республикасының белем бирү оешмаларында туган (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Чарада Карадуган гимназиясенә, Нөнәгәр мәктәбенә 500 мең сумлык грант тапшырылды.

Белем бирү оешмаларында туган телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе быел беренче мәртәбә уздырылды, әмма ул Нөнәгәр урта мәктәбе коллективына республика күләмендә җиңәр өчен киртә булмады.

– Район мәгариф идарәсе республика бәйгесенә районыбызның өч белем йортын тәкъдим итте. Алар арасында безнең Нөнәгәр урта мәктәбе дә бар иде. Беренче этап читтән торып үткәрелде. Өч еллык нәтиҗәләр буенча 30 слайдтан торган презентация эшләдек. Бәйгегә республика районнарыннан 94 мәктәп, 104 балалар бакчасы гариза биргән иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча икенче турга 30 мәктәп узды. Безнең мәктәп 19 позициядә иде, – дип таныштырды мәктәп директоры Айрат Сөләйманов.

Октябрь азагында Казан шәһәреннән килгән комиссия расписание нигезендә үзләре сайлап, дәрес, дәрестән тыш чаралар, түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышкан. 5 сыйныфта җыр (Алсу Шәмсетдинова), 8 сыйныфта география (Рәйсә Хәбибуллина) һәм татар теле (Рәзинә Гыйльфанова), 9 сыйныфта биология (Лиуза Фазылҗанова) дәресләре жюри тарафыннан югары бәяләнә. 2 сыйныфта Гөлнара Усманова үткәргән әхлак дәресе, Алсу Шәмсетдинованың хореография түгәрәге, Ранил Кәлимуллин җитәкләгән музей эшчәнлеге дә бары яхшы яктан гына мактап телгә алынган.

Эшчәнлеләрен бәяләгәндә дәресләр, дәрестән тыш чаралар, түгәрәкләр эшчәнлеге белән генә чикләнми жюри. Мәктәп, кабинетлар , укыту-тәрбия эшчәнлеген характерлаучы документлар, конкурсларда катнашу, яуланган уңышлар белән танышалар. Һәм “Туган телдә белем бирүче үрнәк уку йортларының берсе сез. Үрнәк алырлык эш алымнарыгыз, бай тәҗрибәгез бар”, дип нәтиҗә ясый жюридагылар.

Сер булмаса, грант акчалары нинди максатларда тотылачак, дип кызыксынам Айрат Габделмаратовичтан. Акчаларны материаль базаны ныгыту, мәктәпне методик әдәбиятка баету, 25 еллык тарихы булган “Веснушки” бию төркеменә милли киемнәр тектерү өчен тотачаклар икән.

Туган телдә белем бирүче Нөнәгәр урта мәктәбендә бүгенге көндә 98 бала белем ала, балалар бакчасына 25 сабый йөри. Аларга 25 укытучы, 2 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.

– Уңышларыбызның төп сәбәбе – үз эшләренең осталары булган мөгаллимнәрнең, тырыш укучыларның, ярдәмчел әти-әниләрнең бердәм булып, бер максатта эшләве. Мисал өчен гади генә саннар: алдагы уку елында мәктәбебезне 14 укучы тәмамлады, шуларның 11е югары уку йортлары студентлары булды. Мәктәбебез Казан аграр университет белән тыгыз элемтәдә эшли, 4 укучы шушы юнәлеш буенча укырга керде. Экология министрлыгы белән дә күптән хезмәттәшлек итәбез. Ел саен министрлык тарафыннан мәктәп базасында бер чара үтә. Нөнәгәр мәктәбе 2014 елдан республикада геологик мәйданчык булып тора. Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасында безнең укучылар Балтач районы данын яклап чыгыш ясый. Авыл районнары арасында Рәйсә Хәбибуллина җитәкчелегендәге яшь геологлар гел призлы урыннар яулыйлар. Бу урында мәктәбебез горурлыгы булган КФУның икенче курсында белем алучы Данил Гайфетдиновны әйтми калу мөмкин түгел. Туган тел дәресләрендә татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән Рәзинә Гыйльфанова укучылары исә елның-елында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре. Нөнәгәр мәктәбе физика-технология юнәлеше буенча белем биргәнлектән, чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценты шушы юнәлешне сайлый. 2017 елда инклюзив юнәлештә дә белем бирә башладык. Биредә күрше-тирә авыллардан 6 бала белем ала, – диде Айрат Сөләйманов.

Туган телдә белем алган чакта гына ныклы база була ала. Мәгърифәтче галим Каюм Насыйри юкка гына “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башка үз теленең грамматикасын белсен”, димәгән. Нөнәгәр мәктәбендә булып, эшчәнлекләре белән танышкач, без моңа тагын бер кат инандык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр мәктәбе Карадуган гимназиясе Дәүләт бүләкләре грант Дәүләт Советы