Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң яхшы сәнгать мәктәбе – безнең районда

30 октябрь - 1 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Өстәмә белем бирү һәм тәрбия системасының үсеш перспективалары» II Бөтенроссия конференциясе булып узды.

Биредә Балтач балалар сәнгать мәктәбе "Иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе" конкурсында "Иң яхшы сәнгать мәктәбе" номинациясендә лауреат исемен яулады. Сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадырова һәм теория укытучысы Юлия Корбанова конференциядә катнашып, диплом, махсус Кубок һәм медаль белән бүләкләнеп кайттылар.
"Мәктәп коллективына, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә башкарылган эш өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз», - ди Миләүшә Кадырова.
Мәртәбәле каладан чакыру килгәч, башта аптырап калдык, ничек инде, безме, авыл мәктәбеме, янәсе, аннан куанычыбыздан еладык, - диләр сәнгать мәктәбендә. - Шулай да Санкт Петербургка барып, Дипломны кулга алганчы җиңүебезгз ышанмадык. Инде тарихи шәһәрнең үзендә булып, җылы шартларда кабул итүләрен күреп, зур сәхнәләрдә бүләкләнгәч, без үзебезне бәяләп кенә бетермибез икән, дип куандык."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250