Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы үз дәрәҗәсен аклый алырмы?!

??‍? Казан шәһәрендә «Иӊ яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсыныӊ йомгаклау этабы башланды.

Бәйгенеӊ февраль-март айларында узган зона этабында 53 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашып, шуларныӊ 21 е йомгаклау этабына сайлап алынган. Бу исемлектә Балтач муниципаль районы «Балтач гимназиясе»неӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы да бар?? Йомгаклау этабыныӊ беренче турында укытучылар 21-22 нче март көнне Казан шәһәренеӊ «Адымнар» — белем һәм татулыкка юл» күптелле мәктәбе укучылары белән сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрделәр. Соӊгы турга узган 12 укытучы 23-24 нче март көннәрендә шул ук мәктәптә мастер-классларын һәм методик остаханәләрен тәкъдим итәчәкләр. Берничә турны уңышлы узган укытучыбыз Рәйсә Шамил кызын ихластан котлыйбыз, алга таба да уӊышлар телибез! ??? Бәйгенеӊ җиӊүчеләре 25 нче март көнне тантаналы чарада игълан ителәчәк.

©️ Фидания Сабирова, район мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле Туган тел укытучылары татар әдәбияты