Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа түләү гамәлгә керә

Аның күләме - 75 мең сум.

Русия Федерациясендә алдынгы фәнни тикшеренүләр үткәрүче аспирантлар һәм адъюнктлар өчен айлык стипендия кертү планлаштырылган.

Стипендия конкурс нигезендә бер елдан дүрт елга кадәр биреләчәк. Аның күләме аена 75 мең сум тәшкил итәчәк. Стипендияләрне финанслау федераль бюджеттан башкарылачак. Стипендиягә дәгъва итүчеләрне аспирантларның һәм адъюнктларның фәнни җитәкчеләре тәкъдим итәчәк. Стипендиатларның соңгы исемлеген конкурс нәтиҗәләре буенча махсус совет раслаячак.

Русия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, яңа чара талантлы яшь галимнәргә карьераларының башлангыч чорында ярдәм итәргә тиеш. Стипендиянең максаты — һөнәри өлкәдә үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирү һәм көчләрне инновацион фәнни-техник продукция булдыруга юнәлтү.

Стипендияләрне гамәлгә кертү өчен хокукый нигезне Русия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 27 ноябрендә имзаланган указы салган. Документ нигезендә, стипендияләр илнең фәнни-технологик үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча тикшеренүләр үткәрүче аспирантларга һәм адъюнктларга түләнәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стипендия түләү