Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул укучылары «Тукайга мәхәббәт илә... » V Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашкан (фото)

Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә гаилә елы уңаеннан ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Тукайга мәхәббәт илә... » дип исемләнгән V Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрде.

Әлеге бәйгедә Яңгул урта мәктәбе укучылары остазлары Ленина Шәфигуллина белән катнашып, җиңү яулаганнар.

Сөләйман Сабиржанов (остазы — Багауетдинова Ландыш), Зилия Нәҗипова (остазы — Шәфигуллина Ленина), Зилия Сафиуллина (остазы — Габдрахманова Рузия)— өченче, ә укытучы Ленина Шәфигуллина икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул