Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җиңүчеләрнең истәлекле көне (+фото)

21нче май көне “Укучының мәдәни көндәлеге” проектының “Иң яхшы Мәдәни көндәлек” номинациясендә җиңүчеләр өчен истә калырлык вакыйга булды.

Район буенча һәр сыйныфтан берәр бала һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” исеменә лаек булган Норма урта мәктәбенең музыка белеме укытучысы Ф.Р.Кәримова республикабызның “Әкият” курчак театрында тантаналы чарада булып кайттылар. Балалар театр бинасының фойесында оештырылган интерактив уеннарда катнаштылар, театр артистлары белән очрашып, алар белән фотоларга төштеләр һәм дә Проектны оештыручыларның истәлек бүләкләренә ия булдылар. Чара рус шагыйре А.С.Пушкинның “Солтан патша турында әкият”ен карау белән тәмамланды.

   Шушы ук көнне районыбызның Балтач гимназиясенең 1 А сыйныфында белем алучы Хәкимҗанова Динә һәм аның әнисе Ясминә ханым, ТР Мәдәният Министрлыгының конференц-залында әлеге проектның электрон порталы сайтында иң актив катнашучы буларак, уку елы төгәлләнү уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында катнаштылар. Алар Мәдәният Министрлыгы вәкилләре, шушы проектны оештыручыларның берсе “Татармультфильм” студиясенең төп режиссеры Сергей Киатров, алдагы елларда җиңү яулаган балалар белән очраштылар. Чарада катнашкан һәр бала Сергей әфәнде кулыннан Диплом һәм истәлек бүләкләре алды.

Булдырдыгыз, балалар! Алда да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Хания Исхакова

Үзәк китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев