Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерләячәкләр

Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле тренер-укытучылар әзерли башлаячаклар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде.

"Без ТР Президенты белән киңәшләштек, ул безне хуплады, бу уку елыннан башлап интеграцияләнгән укыту формасын кертәбез, авыл мәктәпләре өчен махсус 50 кешедән торган төркем җыячакбыз һәм киң профильле белгечләр әзерләячәкбез", — диде Борһанов.

Бер педагог физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыта, укучыларны спорт секциясендә тренер буларак өйрәтә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр алып бара алачак.

«Безнең бит һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми», — дип ассызыклады ул.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган, видеоверсияне «Татар-информ» МАның Ютуб каналында күрергә мөмкин.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» тапшыруындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Тулырак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы тренер Авыл укытучысы