Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Игелекле кеше – изге кеше

Игелекле кеше кешеләргә кирәкле, һәрвакыт ярдәм итәргә ашыга. Игелекле кеше – изге кеше. Игелек эшләү – һәркемнең вөҗдан эше. Һәр җирдә дә, һәрвакытта да теләгән кешегә игелек эшләргә мөмкинлек бар.

Тормышымда очраткан игелекле кешеләр дип үземнең укытучыларымны саныйм. Шулар арасыннан Салавыч лицеенда тормыш иминлеге дәресләрен укытучы Ранил абый Гыйләҗев турында әйтәсем килә. Ул дәресләрен бик матур үткәрә, безне төрле ярышларга әзерли, шулар арасыннан иң истә калганы – “Хәвефсез тәгәрмәч”. Ранил Фәритович беренче елны мине, Исламны, Индираны, Азатны бу ярышларга әзерләде. Ул моңа бик җаваплы карады, үзенең вакытын жәлләмәде. Нәтиҗәдә, без районда беренче урынны алып, республика ярышларында катнаштык. Дөрес, республикада призлы урынга кермәдек, ләкин өйрәнү, аралашу өчен бу зур мәктәп булды. Икенче елны без тагын да ныклап әзерләндек. Команда составына мин, Әдилә, Ислам һәм Әмир керде. Без тагын районда беренче урынны алып, Чаллыда республика ярышларында катнаштык. Нәтиҗәдә, командабыз дүрт, ә мин үзем өченче урынны алдым. Безгә һәрберебезгә дипломнар, бишәр мең сумлык сертификат һәм Пустые Моркваши дигән лагерьда ял итү өчен юлламалар бирелде. Август аенда шунда барып, рәхәтләнеп ял иттек. Ә Ранил абый безнең вожатыебыз булды. Безнең бу ярышлардан алган тәэсирләребез сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел.

Укытучыбыз мәктәп өчен, безнең өчен нинди зур игелек эшләде, лицеебыз данын күтәрде. Ранил Фәритович укыткан укучылар һәр елны олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Ул чын мөгаллим, остаз һәм оештыручы. Шуның дәлиле булып, аның район күләмендә үткән “Ел укытучысы” конкурсында җиңеп, зона ярышларында катнашуы һәм Казан шәһәрендә үткән республикакүләм конкурста лауреат булуы тора. Шулай ук быел “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында катнашып, укучылары да районкүләмендә беренче урынны яулады. Яр Чаллы шәһәрендә узган конкурста команда республика буенча VII урында калды.

 

 


Алинә Зиннәтуллина.
Салавыч лицее.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы