Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Игътибар!!! Имтиханга гариза тапшыру вакыты төгәлләнә

2016 елда БДИда катнашу өчен кирәкле фәннәрне сайлап гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Ә тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшырачак фәннәрне билгеләп, гаризаны 1 мартка кадәр язарга тиеш.

Гариза үзең белем алган мәктәпкә тапшырыла. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап хәзер урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар гаризаны яшәү урыннары буенча мәгариф бүлегенә тапшырырга тиеш, дип ачыклык кертә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан: 2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында министрлыкның "кайнар линия" телефоны эшли башлаган. Анда дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9:00-18:00 сәгатьләрдә шалтыратырга була. Телефон: +7 (843) 294-95-62, дип хәбәр итә Интертат.ру.

Фото: saratov.gov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250