Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике маңка мәктәпне дөр селкетә?

Мондый күңелсез хәл Чаллының 48нче мәктәбендә күзәтелә. Икенче сыйныф укучысының әнисе сүзләренә караганда, аларда бөтен мәктәпне куркытып торучы сигез яшьлек ике малай укый икән.

“Соңгы чиккә җиткерделәр. Безнең 48нче мәктәпнең икенче сыйныфын агулаучы ике проблемалы укучы укый. Балаларга сигез яшь, ә үзләрен шундый тәртипсез тоталар. Сыйныфташларын кыйныйлар, сүгенәләр, дәресләрне өзәләр. Аларның берсендә хәтта пычак та күргәннәр. Бу малай әле җәй көне үк, иптәшенең башына дүртенче каттан кирпеч ташлаган иде. Без көн дә куркып, борчылып балаларыбызны мәктәпкә озатабыз. Полиция алдында әлеге балаларның ата-аналары белән сөйләшү булды. Шунда да аларның балалары үзләрен тота белмәделәр. Икесе дә имин булмаган гаиләдән. Берсен балалар колониясенә җибәрделәр, тик ул бер айдан соң кире мәктәпкә йөри башлаячак. Ә икенчесенә әнисе коррекция мәктәбенә документлар “җыя”. Әмма баласы элеккегечә безнең мәктәптә укуын дәвам итә. Менә бүген дә шул малай сыйныфташын кыйнаган. Соңыннан кыйналган малайга медицина ярдәме кирәк булган. Директорның боларга исе китми!” – дип социаль челтәргә язган Чаллыдан бер әни.

Интернет кулланучылар әлеге хәбәргә төрлечә җавап биргәннәр. Берәүләр әни кеше таякны артык бөгә дип саный. Икенчеләре исә, мәктәптәге хәлләрнең яхшы булмавын күрәләр. Менә аңлатмаларда нәрсә язганнар:

“Күп гаиләләр таркала һәм әниләре ялгызы балаларын иркәләп үстерәләр. Ата кулы җитми. Тормыш законыннан чыгып караганда көчсезләргә һәрвакыт эләгә. Бу шулай булды, шулай булачак”, – дип язган Рөстәм.

“Имин булмаган гаиләләрне ассызыклаган! Тәртипсез балалар иминлектә дә үсә ала!” – дип фикерен белдерә Анжелика.

“Бу сыйныфта сүгенмәгән бала юк. Әлеге ике хулиган булмаганда да сугышалар. Сыйныф җитәкчеләре зарлана. Әйдәгез, сыйныфтагы барлык балаларны да тикшерик. Тәртипсез баланың берсе хәзер ябык мәктәптә укый, ә сыйныфта проблемалар калган”, – дип язган Игорь-Альбина.

“Яхшы эшләр белән үзләрен күрсәтә алмаган балалар җәмгыятьтә үз-үзләрен шулай тоталар. Чөнки алар гаиләдә наз, кирәкле игътибар күрмичә үсәләр. Ничек кенә карасаң да, монда гаилә гаепле. Балаларыгызны яратыгыз”, – дип нәтиҗә ясый Лариса.

Әлеге постка Чаллы хакимияте шунда ук игътибарын юнәлткән. Бу хәлне шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин шәрехләп, мәктәптәге проблемаларның бер өлешен раслаган.

– Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар өлешчә расланды. Дүртенче дәрестән соң, тәнәфес вакытында 2нче сыйныфта укучы малай һәм кыз арасында тукмашу булган. Табиб балаларны караган, медицина ярдәме кирәк дип тапмаган. Директорга укучылар коллективындагы вәзгыятьне шәхси контрольгә алырга, хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтергә кирәклеге күрсәтелде, – дип белдерә Хуҗин.

“Комсомольская правда”.

Татарстан яшьләре

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп