Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике машина бүләк килде «Каенкай» бакчасына (фото)

Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасы «Каенкай»да икенче кечкенәләр төркеменең Яңа ел бәйрәме булды.

Чарадан алган тәэсирләрне сүз белән генә язып бетерә торган түгел әлбәттә. Бәйрәмебезне үз эшенең чын остасы булган Марина Муллагалиева Кар кызы буларак ачып җибәрде, аңа ияреп кечкенә кар бөртекләре дә сихри утлар эчендә, урман аланчыгында биеп, күңел ачтылар, шигырьләрен сөйләделәр. Әни куянга әйләнгән тәрбияче апабыз Гөлчәчәк Сафина бети куяннары белән сикерә-сикерә биеп, осталыкларын күрсәттеләр. Чират буенча аю сәхнәгә чыгып, дөп-дөп басып барыбызны сәламләде. Икенче тәрбиячебез Кадрия апа Рахматуллина да кечкенә аю малайларының булганлыкларын тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Бәйрәм бик күтәренке рухта барып, кайбер өлешләрендә балаларча дискәтүк тә булып алды. Соңыннан килгән дракоша (Ильмира Галиәхмәтова) белән бүре (Рәмзия Мөхәммәтгалиева) дә балаларыбызның җыр-моңда, биюдә булган уңышларын күреп сөенешеп, кул чаптылар. Кыш бабаебыз да озак көттермәде, үзе белән ике машина бүләк тә алып килгән иде. Кыз һәм улларыбызның бер ел эчендә тагын да зураеп китүләрен күреп. ул бик сөенде, һәрберсен мактап, кулларын кысып тәм-томнарын тапшырды. Яңа ел бәйрәмендә җырлар, биюләрдән тыш уеннар да уйнатылды, сабыйларыбыз тирә-юньдәге беркемгә дә игътибар итмичә, сихри дөньяларына чумып күңел ачтылар.

Аерым рәхмәтебезне бәйрәмебезне күңелле итеп оештырган һәм үткәргән Илсөяр апа Ибраһимовага әйтәсе килә. Балалар бакчасы коллективына киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250