Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике сабый җитәкләшеп бакчадан качкан

Шәһәр мэры мөдирне һәм тәрбиячене эштән азат итәргә кушкан.

Саратов өлкәсендәге Заводской районында урнашкан балалар бакчасыннан ике сабый югалган. Урам буенда җитәкләшеп йөргән балаларны ике сәгатьтән соң гына табып, әти-әниләренә кайтарганнар.

Вакытлыча бакча мөдире вазыйфасын башкаручы әйтүенчә, бер баланы алырга әбисе килгәч кенә тәрбияче аның юклыгын белгән.

Район җитәкчеләре бу хәлне тикшерүне үз кулына алган. Саратов шәһәре мэры Михаил Исаев исә бу балалар бакчасы мөдирен һәм аның урынбасарын, шулай ук, тәрбиячене тиз арада эштән азат итәргә таләп иткән. Аның фикеренчә, гаепле кешеләргә карата тиешле чаралар күрелергә тиеш. Район башлыгының социаль өлкә буенча урынбасарына һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенә шелтә бирергә кирәк, дип ассызыклаган ул.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы