Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Икебезгә бер һөнәр!

15 май – Халыкара гаилә көне Балтачта парлы укытучыларны хөрмәтләүгә багышланды

Халыкара гаилә көне кысаларында районыбызның «Хыял» яшьләр үзәгенә чакырылган кунаклар – үзләренең тормышларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган парлы укытучы гаиләләре иде һәм алар «Факел» яшүсмерләр клубы откан «Гаиләм – гаҗәеп галәм» дигән грант-проект кысаларында хөрмәтләнде. Кызыл келәмле баскычтан күтәрелгән парлы укытучыларны бәйрәмне оештыручылар икмәк һәм тоз белән каршы алды. Бәйрәм кунаклары – укытучылар өчен тантанада сюрпризлар да хәйран иде: атаклы хореограф Эрик Васинкин белән вальс бию буенча мастер-класс үттеләр һәм бәйрәм азагында урамда бергәләп биеделәр дә, ирләре хәләл җефетләренә янып торган кып-кызыл роза чәчкәләре бүләк итте, «Күңелле тәлинкә», «Бәхетле йорт», «Интеллектуаль уен» дигән станцияләр аша үтеп, парлы тормышта аш-суга, гаилә учагын саклап яшәүгә, матурлыкка, төпле акыл белән эш итүгә сәләтләрен бәян иттеләр, фотозонада сурәтләргә төштеләр һәм аларны бүләк буларак кабул итеп алдылар.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә, 2023 ел «Педагоглар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбыз мәгарифенә үзләреннән саллы өлеш керткән мөгалимнәр династияләрен, укытучы гаиләләрен бер кат барларга мөмкинлек туды», – ди район мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязова. Бүгенге көндә 40ка якын укытучы династиясе, 40 тан артык укытучы гаиләсе бар икән. Алар чын мәгънәсендә көнне-төнгә ялгап мәгариф фронтында хезмәт иткән һәм хезмәт итүче гаиләләр. 

Чепья мәктәбендә эшләүче Фирая һәм Рафаэль Ильясовларның икесенә бергә педагогик тәҗрибәләре – 77 ел, Карадуган гимназиясеннән Кадрия һәм Рәҗәп Фәткрахмановларныкы – 66, Бөрбаштан Раушания һәм Рөстәм Вәлиевлар, Түнтәрдән Гөлфия һәм Илдар Басыйровларныкы – 67, Бөрбаштан Нурания һәм Фоат Мифтаховлар, Кунырдан Илсөяр һәм Рәдиф Сөләймановлар, Көшкәтбаш авылыннан Лилия һәм Габделхәй Нәкыйповларныкы 63 ел. Гимназиядән Әнисә һәм Камил Җәләловлар, Кенә мәктәбеннән Гөлчәчәк һәм Фәнил Ибраһимовлар, Шеңшеңәр мәктәбеннән Гөлнара һәм Ирек Нәҗиповлар 50 елга якын һәм аннан да артык балаларга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Сос-на мәктәбендә Люция һәм Әмир Зәйнуллиннар – 28, Балтач гимназиясеннән Гөлнара һәм Азат Нигъмәт-җановлар, Нөнәгәр мәктәбеннән Гөлфинә һәм Ранил Кәлимуллиннар – 57, Нормадан Эльмира һәм Айрат Камаловлар – 55 ел педагогик эшчәнлекләрен намус белән башкаралар. Балтач бистәсеннән Гүзәл һәм Ришат Гыйбадуллиннар, Арбордан Гөлүсә һәм Ришат Шәйхиевлар, Смәелдән Миләүшә һәм Илнур Гыйззәтуллиннар, Кече Лызидан Алия һәм Нияз Әхәтовлар, Шодадан Венера һәм Радик Фәйзрахмановларның мәгариф системасында бергә эшләүләренә 40 елдан артык.

Парлы укытучыларның 15е физик, информатик, математик, 9ы физкультура укытучысы булып эшли. Әйдәп баручы методист Фирүзә һәм Ранил Мөхәммәтгалиевлар, шулай ук Яңгулдан Ләйсән һәм Наил Сафиуллиннар, Соснадан Гүзәл һәм Рамил Нуриевлар гаиләләрендә 3 бала үсә, үзләре 20 елга якын укытучы вазифасын башкаралар. Спортны үз итүче укытучы гаиләләре дә хәйран, Чепьядан Шакировлар, Нормадан Гатауллиннар, Балтачтан Фәйзрахмановлар, Түнтәрдән Нәбиуллиннар, Бөрбаштан Акбировлар шундыйлардан.

Районыбызда 9 мәктәп директорының тормыш иптәше – укытучы. Түнтәр урта мәктәбе директоры Расил Гарифуллин Райлә ханым белән бер факультетта укыганнар, икесе дә математика укытучылары, гаилә коруларына быел 35 ел. Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина ире Айрат белән әти-әниләренең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлыйлар, пединститутта танышалар, гаилә коруларына һәм дә математика фәненнән белем бирә башлауларына 25 ел. Кече Лызи мәктәбе директоры Нияз Хәкимов белән гимназиянең директор урынбасары Гүзәл Кәрамовнаның гаилә коруларына да быел 25 ел, алар спорт сөюче гаилә буларак аерылып тора. Әлеге гаиләләрдә 3әр бала тәрбияләнә. Салавыч лицее директоры Нурсил Заһидуллин да Балтачтагы 2 номерлы балалар бакчасында эшләүче хатыны Лилия белән 3 бала үстерәләр. Уллары быел «Балтач егете – 2023» бәйгесендә җиңү дә яулады һәм әлеге тантанада матур биюләрен бүләк итте. Куныр урта мәктәбе директоры Билсур Әхмәтхановның тормыш иптәше Нурзалия белән тормыш итә башлавына 30 ел булган. Кенә урта мәктәбе директоры Рамил Низамиевның тормыш иптәше Гөлнара Гыйльфановна белән бергә педагогик стажлары 56, бергә гомер итүләренә 26 ел. Рамил Вәкил улы данлыклы Низамиевлар династиясенең дәвамчысы. Нөнәгәр урта мәктәбе директоры Айрат Сөләйманов Рәзилә Габделхановна белән балаларга төгәл фәннәрдән белем бирәләр. Сосна урта мәктәбе директоры – Иңгел Галимов, тормыш иптәше Әлфия Нәбиулловна 24 ел Сосна балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Салавыч балалар бакчасы мөдире Лилия Закированың ире Рәкыйп Нәкыйпович Салавыч лицеенда информатика укытучысы. Укытучы һөнәрен сайлап, соңгы елларда гаилә корып, күркәм хезмәтләре белән куандыручы районыбызның яшь гаиләләреннән – Бөрбаштан Зәлидә һәм Илнар Гайфуллиннар, Зөһрә һәм Ранил Гобәйдуллиннар, Субаштан Илүзә һәм Ленур Фаязовлар, Көшкәтбаштан Гөлия һәм Илһам Шиһаповлар, Карадуганнан Әнисә һәм Дилүс Сабировлар, Түнтәрдән Илсөяр һәм Айзат Ибраһи-мовлар мәгарифтә намуслы хезмәт итәләр.

Гаҗәеп матур бәйрәмдә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстанның «Гаилә канаты астында» дигән оешма рәисе, «Нечкәбил» бәйгесе җитәкчесе , «Нык-лы гаилә» дигән федераль партия проектының иҗтимагый советы рәисе, Татарстанның Иҗтимагый совет вәкиле Изольда Жуйкова да катнашты. Бүләкләүләр Рамил Рәшитовичның педагог һәм остазларга карата җылы сүзләре, район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләренең парлы укытучы гаиләләренә мәдхия җырлаулары белән үрелеп барды. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының социаль яклау буенча төп белгече Гөлсинә Гафарова Әнисә һәм Камил Җәләловлар, Илсөяр һәм Рәдиф Сөләймановлар, Рәзилә һәм Айрат Сөләйма-новлар, Нурзалия һәм Билсур Әхмәтхановлар гаилә-ләренә ямьле җәйләрдә Казан-Түбән Новгород маршруты буенча теплоходта сәяхәт сертификатлары тапшырды.

Әлеге бәйрәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан игълан ителгән «Икесенә бер һөнәр» акциясе кысаларында үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы