Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илдар Абдуллин: “Укытучылар династиясенең дәвамчысы булуым белән горурланам”

"Минем тормышым 6 яшьтән бирле Норма мәктәбе белән бәйле. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия университетында югары белем алгач башка җирдән эш эзләп йөрмәдем. Практикаларны да биредә үткәнлектән, туп-туры туган мәктәбемә укытырга кайттым.

Үзебезгә белем биргән, тәҗрибәле укытучылар коллективы каршы алды мине. Хезмәт юлымны башлап җибәрү өчен алар миңа чын остаз да, үрнәк тә булдылар. Аларның ышанычын акларга тырыштым. Инде менә бу истәлекле көнгә дә 10 ел булды. Әлеге һөнәрне сайлауга килгәндә башкача була да алмагандыр, мөгаен, чөнки мин укытучылар династиясен дәвам итүче.

Бабам - Лотфулла Абдуллин гомере буе балаларга математика фәне укыткан, Чапшар мәктәбендә эшләгән, директор да булган. Әтием Рөстәм (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), аның бертуган сеңелләре Резеда һәм Фәридә апалар, бертуган абыем Илфат та укытучылар.

Шушы форсаттан файдаланып, Норма мәктәбе укытучылар коллективын һәм бигрәк тә, үзебезгә белем биргән укытучыларны, шушы исемне горур йөртүче барлык һөнәр ияләрен бәйрәм белән тәбриклим. Аларга иң мөһиме сабырлык, түземлелек һәм сәламәтлек телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250